Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева белән очрашты. Очрашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы – ТР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева катнашты.
“Безнең эшебез бигрәк күңелле – Минтимер Шәймиев ТР Президенты булган чакта сезгә “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен” орденын тапшыру турындагы Указга кул куйды. Әлеге эшне мин башкарам. Указны ул имзалаган, ә орденны тапшыручы – мин”, - дип котлады күренекле артистканы Рөстәм Миңнеханов.
“Әлеге бүләкне ТР Президенты кулларыннан алу – минем өчен олы шатлык. Шул ук вакытта мин җаваплылыкны да аңлыйм. Киләчәктә миңа тагы да күбрәк эшләргә кирәк булачак”, - дип уртаклашты журналистлар белән үзенең хисләрен Венера Ганиева.
“Әлеге бүләкне алу вакыйгасы символик мәгънәгә ия. 24нче март көнне, минем туган көнемдә, орденны тапшыру турындагы Указны Минтимер Шәймиев имзалады, ә бүген Рөстәм Миңнеханов миңа әлеге орденны тапшыра, - дип сөйләде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты. – Республикабыз Президенты һәм Хөкүмәтенә минем хезмәтемә югары бәя биргәннәре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Рөстәм әфәндегә яңа эшендә зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Ул да Минтимер Шәймиев кебек үк озын-озак еллар дәвамында эшләсен һәм безне сөендереп торсын. Безне, мәдәният хезмәткәрләрен, үзенең җылы канаты астына алсын, ә без үз чиратыбызда сынатмабыз!”
Бүген М.Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Венера Ганиеваның юбилей кичәсе узачак.
Кичәнең хуҗабикәсе романслар, опера арияләрен һәм заманча татар эстрада җырларын башкарачак. Г.Камал театры актерлары белән бергә Венера ханым “Зәңгәр шәл” әсәреннән өзек тә күрсәтәчәк. Яраткан укытучыларына багышлап Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары да номер әзерли.
Сәхнәдә җырчыны котлап коллегалары, дуслары һәм рәсми затлар чыгыш ясаячак. Концертта шулай ук опера һәм балет театрының хор, оркестр һәм балет актерлары да катнаша.
Ганиева Венера Әхәт кызы 1955 елның 24нче мартында Казанда туган. Ул Г.Ибраһимов исемендәге 89нчы татар мәктәбендә белем ала. Соңрак Казан музыка училищесы һәм Казан дәүләт консерваториясендә укый. Шунысы кызык: кабул итү комиссиясе аңа вокал буенча имтиханы өчен икеле куйган була, ә аның “Алтынчәч” ариясен башкарганын ишеткән Нәҗиб Җиһанов имтихан алучылар белән килешмичә аны консерваториягә алуга ирешә.
Мәктәптә укыган чакта Венера Ганиева ул елларда танылган “Саз” вокаль-инструменталь ансамбленең солисткасы була. 1983 елдан бирле ул – М.Җәлил ис. ТДАОһБТ солисткасы. Ул гаҗәеп рәвештә матур лирик-колоратур сопрано тавышына, кабатланмас актерлык сәләтенә, иң югары башкару осталыгына ия.
Венера Ганиева тудырган опера образлары арасында дистәләгән вокал партияләре, төрле холыклы характерлар, фаҗигаи язмышлар очрый. Татар композиторлары иҗат иткән операларда хатын-кыз образларын башкару – аның тагын бер үзенчәлеге. Иң беренче чиратта, бу Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсында Алтынчәч образы, Фәйзинең “Башмагым” әсәрендә – Сәрвәр, С.Сәйдәшевнең “Наемщик” әсәрендә – Зөбәрҗәт образлары һ.б.
Венера Ганиева - опера партияләрен һәм соло концерт программаларын Татарстанның, Россиянең һәм якын һәм ерак чит илләрнең сәхнәләрендә башкарган җырчы. Җырчының башкару программаларына дөньякүләм һәм милли музыкаль классика, эстрада җырлары, романслар, татар һәм рус халык җырлары кергән.
Драма актрисасы буларак Венера ханым Г.Камал ис. ТДАТ сәхнәсендә “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасында Мәйсәрә ролен башкарды. 1999 елдан бирле ул - профессор, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты каршындагы милли сәнгатьләр Институтының халык җыры кафедрасын җитәкли. Венера Ганиева – ТР Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты (Виолетта, Джильда һәм Алтынчәч партияләрен башкарганы өчен).