Бүген Грозный шәһәренә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Центарой авылында Чечня Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйров каберен зиярәт кылды. Аны Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров озата барды.
Рөстәм Миңнеханов Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның Чечня территориясендә тынычлык һәм тәртип урнаштыруга, РФнең территориаль бөтенлеген сакалуга керткән гаять зур ролен ассызыклады.
"Әхмәт-Хаҗи - илебезгә тотрыклылык китергән кеше. Ул чечен халкы тарихын, мәдәниятын саклады. Бүген Рамзан Әхмәт улы аның эшен дәвам итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Төньяк Кавказ федераль округы Алимнар советы рәисе Хож-Әхмәд Кадыров Рөстәм Миңнехановка Әхмәт-Хаҗи Кадыров истәлеген хөрмәтләве, Татарстан белән Чечня Республикасы арасында дуслыкны ныгытуы өчен рәхмәт белдерде.
"Рәхмәт сезгә килүегез өчен, ихтирамыгыз өчен. Безнең субъектлар арасында мөнәсәбәтләр ныгый һәм чәчәк ата. Монда сезнең өлешегез дә бик зур", - диде ул.