Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авиацион эшчәнлек өлкәсендә Россиянең дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2010 елның 6 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авиацион эшчәнлек өлкәсендә Россиянең дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Чара Ульяновск шәһәрендә, "Авиастар-СП" ЯАҖ предприятиесендә узды.

Киңәшмәне Россиянең куркынычсызлык Советы сәркатибе Николай Патрушев үткәрде. Киңәшмәдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулывәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, округның төбәк башлыклары, федераль башкарма хакимият органнары, "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ААҖ, Идел буе федераль округының авиапредприятиеләр вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә авиация өлкәсенең үсеш мөмкинлекләре, Россия төбәкләре арасындагы һава элемтәсенең ныгуы, һава аланнарын заманчалаштыру турында сүз барды.

РФ куркынычсызлык Советы сәркатибе Николай Патрушев белдерүенчә, бүген авиация өлкәсендә җитди проблемалар бар.

Аның сүзләренчә, Идел буе федераль округында төбәкләр арасындагы һава элемтәсе начар үсеш алган.

Николай Патрушев транспортның барлык төрләрендә дә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. "Мәскәү метросындагы хәлләр моны дәлилли", - диде ул.

Киңәшмәдә доклад белән Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов чыгыш ясады.

Мәгълүмат өчен:

http://ulgov.ru/news/important/4bbaf85e7dd2a/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International