Татарстан Республикасында Свияжск мультимодаль логистика үзәген төзү проектының беренче этабы төгәлләнде

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Транспорт министры оештырган эшлекле иртәнге аш барышында «Свияжск регионара мультимодаль үзәк булдыру» проектының беренче этабы тәмамлану турында хәбәр ителде. 

Эшлекле иртәнге аш Транспорт атналыгы кысаларында Мәскәүдә уздырылды, чарада Россия Федерациясе субъектлары, инвестицион фондлар, кредит учреждениеләре, рейтинг агентлыклары, транспорт проектлары һәм төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Эшлекле иртәнге ашның модераторы Россия Транспорт министры Максим Соколов булды.

Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Эшлекле иртәнге ашта катнашучылар юл һәм транспорт инфраструктурасын төзүнең гамәлдәге һәм булачак эре перспектив проектлары буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлгә ашырылучы  Свияжск регионара мультимодаль үзәген төзү проекты турында сөйләде. Ул төбәкнең проектны гамәлгә ашырырга теләвен раслады. «Федераль бюджеттан һәм Татарстан бюджетыннан кертелгән акчалар бу мәйданчыкка эшлекле даирәләрне җәлеп итәргә ярдәм итте, һәм без аны киләчәктә дә үстерергә ниятлибез. Соңгы елларда юллар буенча да, шулай ук транспорт инфраструктурасы буенча да күп эшләр башкарыла: без җитди проектлар белән шөгыльләнәбез, һәм алар барысы да җитди финанс ярдәменә мохтаҗ», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Эшлекле иртәнге ашта катнашучыларга Свияжск логистика үзәге турында видеоролик күрсәтелде. Проект халыкара транспорт коридорын үстерү һәм хезмәт күрсәтүләр максатларында автомобиль, тимер юл һәм елгалар буйлап йөк ташуларны җер урынга туплау өчен булдырылган. Бүгенгә Татарстан Республикасында аларның гомуми күләме елына 45 млн. тонна, 2020 елга йөк ташуларның 25 процентын Свияжск логистика үзәгенә юнәлдерү планлаштырыла, 2030 елга – 40 проценттан артыграгын.

Беренче этапта республика акчалары исәбенә территорияне гидроюууларга әзерләү һәм мәйданчыкны электр белән тәэмин итү тәмамланган, федераль объектларны төзү төгәлләнгән, шулардан: диңгез һәм елга судноларыннан теләсә нинди йөкләрне кабул итеп алу мөмкинлеге булган причал дивары, шунда килүче тимер юл һәм автомобиль юлы тармаклары салынган, андагы юллар чишелеше М-7 «Идел» федераль трассасы белән тоташтырылган. Свияжск станциясе яңартылган.

Беренче этапны финанслауның гомуми күләме – 8 млрд. сум, шуның 6,5 млрд. сумы – федераль бюджет акчалары.

Аннары эшлекле иртәнге аш мәйданчыгы белән Свияжск мультимодаль логистика үзәге арасында видеокүпер оештырылды.

Проектны гамәлгә ашыру барышы хакында «Ространсмодернизация» ФКУ генераль директоры Илья Гудков чыгыш ясады (ул Свияжск логистика үзәгендә иде).

Ул беренче этапның тәмамлануы турында хәбәр итте һәм, бу РФ Минтранс белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсе, дип белдерде.

Свияжск логистика үзәге мәйданчыгында шулай ук Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да бар иде, аңа Илья Гудков беренче этап объектларыннан символик ачкыч тапшырды.

РФ Транспорт министры Максим Соколов эшлекле иртәнге ашта катнашучыларга Свияжск регионара мультимодаль логистика үзәген ачуны алкышлар белән котларга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International