Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Гадәттәгечә чара Кремльнең Георгий залында узды, анда меңнән артык чакырылган кеше катнашты. Алар арасында Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, субъектларның закон чыгару җыелышлары рәисләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән регионнарның иҗтимагый палаталары башлыклары, иң эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Юллама бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрне, террористлар кулыннан һәлак булган Россия гражданнарын искә алып тынлык минутыннан башланды.

Юлламада халыкара терроризма куркынычлылыгы, Төркия белән мөнәсәбәтләр, 2016 елда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар, коррупциягә каршы тору, хөкем процессының бәйсезлеген һәм объективлыгын арттыру, присяжныйлар институты ролен ныгыту, керемнәре түбән булган гражданнарга ярдәм, импортны алыштыру, транспорт инфраструктурасын яңарту һәм башка темалар күтәрелде. 

Тулырак мәгълүмат Россия Президенты сайтында -  http://kremlin.ru/events/president/news/50864

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International