Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
2010 елның 12 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 ел VIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Утырыш Мәскәүдә узды. Аны башкарма комитет рәисе - Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков үткәрде.
Исегезгә төшерәбез: 2010 ел VIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары 7-13нче июльдә Алабугада узачак.
Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов уеннарга әзерлек турында сөйләде. Ул барлык кирәкле хезмәтләр дә эшкә җәлеп ителгәнен, хезмәт күрсәтә торган инфраструктураның әзерләнгәнен, спорт объектлары һәм корылмаларының төзелгәнен билгеләп үтте. Эшләр расланган план буенча бара. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарын югары дәрәҗәдә үткәрәчәк.
Татарстан Президенты, шулай ук, Алабуганың үзенчәлекләре турында сөйләде. Әлеге шәһәрдә бөтен дөньяга танылган шәхесләр яшәгән һәм иҗат иткән (рәссам Иван Шишкин, табиб-психоневролог Владимир Бехтерев, "кавалерист-кыз" Надежда Дурова һ.б.). Буш вакытта авыл спорт уеннарында катнашучылар һәм кунаклар Алабуга буенча экскурсиягә йөреячәк.
Уеннарның башкарма комитет рәисе Виктор Зубков Татарстанның Россия дәрәҗәсендәге спорт ярышларын үткәрүгә әзер булганын билгеләп үтте. Ул 2010 ел җәйге авыл спорт уеннарына әзерлек эшләре лаеклы дәрәҗәдә башкарылачагында шикләнмәгәнен әйтте.
Утырышта Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы вәкилләре, Россия төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин чыгыш ясады.
Утырыштан соң Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазифаларын башкаручы Марат Барыев хәбәр иткәнчә, Бөек Җиңүнең 65-еллыгы билгеләнеп үтелә торган елда VIII Бөтенроссия җәйге авыл уеннарының учагы Мәскәүдәге Мәңгелек уттан кабыныа китәчәген хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.