Рөстәм Миңнеханов Катарга рәсми эш сәфәре кыла

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Доха шәһәренә (Катар) эш сәфәре белән килде. Аэропортта аны Катар Яшьләр эшләре һәм спорт министры Сәлах бән Ганем Әль Гали каршы алды.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырачак. Аерым алганда, бүген ул Катар Дәүләте Икътисад һәм сәүдә министры Шәйх Әхмәд бән Җассим бән Мөхәммәд Әль Тани белән очрашырга ниятли. Яклар хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр буенча, шул исәптән икътисад буенча фикер алышырга җыеналар. 
Иртәгә, 2015 елның 8 декабрендә, Татарстан Президенты Катар Дәүләте Әмире Галиҗәнапләре Шәйх Тамим бән Хәмәд Әль Тани белән, шулай ук Катар Премьер-министры – Эчке эшләр министры Шәйх Габдулла бән Насыйр бән Хәлиф Әль Тани белән очрашырга планлаштыра. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Катарның Инвестицяләргә идарә, Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге һәм Катар эшлекле даирәләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл эшендә катнашачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты планнарында – «Qatar Foundation» Катар мәгариф, фән һәм иҗтимагый үсеш фонды җитәкчелеге белән очрашу. 
Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан икътисад һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International