Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Бүген Ашхабадта Төрекмәнстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта бер көнлек эш сәфәрендә. 

Президент Гурбангулы Бердымөхәммәдов Төрекмәнстан-Россия мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәдә икътисадыйәнлеген һәм аларга стратегик характер хас булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин белән газ экспортлаучы илләр (ФСЭГ) форумында катнашучы дәүләтләр башлыкларының саммитында очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Төрекмәнстан һәм Росиянең эре субъектлары – Татарстан Республикасы, Әстерахан һәм Свердловск өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре һәм Россиянең башка төбәкләре арасында төрле тармакларда үзара тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка Россия төбәкләре белән хезмәттәшлек урнаштыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.    

Сәүдә-икътисадый партнерлык турында сөйләгәндә, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә товар әйләнеше өчен зур потенциал бар.

Төрекмәнстан Президентына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ул яңадан Ашхабадка килүенә бик шат. Ул шулай ук Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовны һәм аның аша бөтен төрекмән халкын Төрекмәнстанның даими нейтралитет алуына 20 ел тулу белән котлады.  

Татарстан Төрекмәнстанны перспектив партнеры дип саный, диде Рөстәм Миңнеханов, безнең халыкларны күп нәрсә берләштерә, шул исәптән телләребез һәм мәдәни бергәлегебез, тарихи традицияләребез.

Очрашу барышында өстенлекле юнәлешләрдән ягулык-энергетика секторы, сәүдә-икътисадый тармак, авыл хуҗалыгы, туризм билгеләп үтелде.  

Татарстанга Төрекмәнстан продукциясен китерүләргә, шулай ук, Татарстанда җитештерелүче техниканы Төрекмәнстанга китерүләргә аерым игътибар бирелде.
Очрашу темаларының берсе фәнни һәм уку-укыту үзәкләре арасындагы хезмәттәшлек булды. Әңгәмәдәшләр мәдәният буенча традицион багланышларны киңәйтергә кирәк дигән фикер әйттеләр. 

Актуаль юнәлешләрдән тагын спорт, ягъни 2017 елгы Азия уеннары аталды. Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстан белгечләре өчен Татарстанның күренекле спорт осталарының консультацияләрен оештырган өчен рәхмәт белдерде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International