Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләте Әмире Шәйх Тамим бән Хәмәд Әль Тани белән очрашты

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Бүген Доха шәһәренә рәсми эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләте Әмире Шәйх Тамим бән Хәмәд Әль Тани белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Россия-Катар мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Катар арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион багланышларны үстерү мәсьәләсе турында сөйләштеләр. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан - Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән, тотрыклы һәм инновацион төбәкләренең берсе. "Без республикабыз территориясендә бизнесларын үстерергә теләгән Катар компанияләренә ярдәм итәргә шат", - дип белдерде ТР Президенты. 

Катар Дәүләте ӘмиреШәйх Тамим бән Хәмәд Әль Тани Катар белән Татарстан арасында дәвамлы мөнәсәбәтләрне урнаштыруның мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, якын арада республиканың икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләре белән якынрак танышу өчен ул Катар инвестицияләр идарәсе вәкилләрен Татарстанга җибәрәчәк. 

Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФнең Катардагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Нурмөхәммәд Холов, ТР Президентының Тышкы элемтәләре департаменты директорының урынбасары Марат Гатин катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International