ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләүчеләр 50 процентлы ташлама алачак

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта татарстанлылар 50 процентлы ташлама алачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлагы - ТР дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан "Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафлар түләтүне камилләштерү өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы РФ кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы 437нче Федераль закон үз көченә керә.

Р.Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда ЮХИДИ штрафларының 99 процентын 20 көн дәвамында яртысын гына түләп булачак. Тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән кабат идарә итү, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдәге кешегә бирү һәм РФ административ хокук бозулар кодексының 12 бүлегендә каралган хокук бозулар гына искәрмә булачак.

"Бүген мәгълүмат системасы шундый итеп эшләнгән ки, 20 көнлек вакыт узган икән, штрафның 50 процентын гына түли алмыйсыз. Әлеге вакыттан соң штраф автомат рәвештә тулыга әверелә. Бу процесста кеше факторы катнашмый. Түләнгән штраф кире кайтарыла, әмма моның өчен билгеле процедура узарга кирәк", - дип билгеләп үтте спикер.

Р.Миңнеханов билгеләп узганча, агымдагы елның 11аенда Татарстанда полиция хезмәткәрләре штрафларын вакытында түләмәүчеләр өчен 21 меңнән артык административ материал төзегән. Аларны карау нәтиҗәләре буенча судлар штраф түләмәүчеләргә арест салу турында 5,5 меңгә якын карар кабул иткән, 12,5 меңнән артык кеше штрафка тартылган, 464е  мәҗбүри эшләр рәвешендәге җаваплылыкка тартылган.

"Бездә суд приставлары хезмәте белән эшләү активлаштырылган. Быелның 11ае өчен статистикага мөрәҗәгать итсәк, без суд приставлары хезмәтенә җибәрелгән материаллар саны артуны күзәтәбез - 1 млн 175 мең 182 материал. Шулай ук штрафларны түләмәүчеләрнең транспорт чараларына арест салу буенча да бергә эшлибез. Бүгенгә 74 транспорт чарасына арест салынды, алар сатылырга тиеш", - дип өстәде Р.Миңнеханов.

Ул штрафларны www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatarstan.ru сайтларында яки электрон почта адресларына фотовидеотеркәү приборлары теркәгән административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны җибәрү аша белергә була, дип искәртте.

Спикер билгеләп узганча, штрафларны ышанычлы кредит учреждениеләрендә түләргә һәм квитанцияләрне сакларга кирәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International