Агымдагы елның 5 нче октябрендә РФ Президенты Владимир Путин Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан эшләнгән “Конкуренцияне яклау турында” ФЗга үзгәрешләр кертү турында Федераль законны имзалады. Әлеге төзәтмәләр киләсе елның 5 нче гыйнварыннан үз көченә керә. Бүген бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Александр Груничев сөйләде.
Конкуренция үсеше буенча юл картасы һәм монополиягә каршы сәясәтне камилләштерү, шулай ук Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы тәкъдимнәре Илбашы имзалаган Федераль законны эшләүгә нигез булган. Закон бизнес өчен административ чикләүләрне күпкә кыскарту һәм бер үк вакытта дәүләтнең икътисадта катнашын киметүне күздә тота. Александр Груничев сүзләреннән аңлашылганча, үзгәрешләр, беренче чиратта, эшмәкәрлек эшчәнлегендә чикләүләрне һәм бизнеска административ мәшәкатьләрне киметү өчен кертелә.
Хакимият органнары вазифаи затлары тарафыннан монополиягә каршы хокук бозуларны оператив төстә юкка чыгару, шулай ук, икенче яктан, конкуренцияне яклау турында законны берничә тапкыр бозучы түрәләр өчен катгыйлык механизмы барлыкка килә. Кабаттан хокук бозган очракта, вазифаи зат өчен берсүзсез дисквалификация каралачак.
Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте җитәкчесе закондагы 10 нчы маддәгә төзәтмәләр турында сөйләп узды. Товар базарындагы өлеше 35 проценттан артык булмаган хуҗалык итүче субъектның дәрәҗәсен өстен итеп тану мөмкинлеге булмаячак. “Шулай ук безнең билгесез кулланучылар даирәсе яклы басу мөмкинлеге туа. Хәзер физик затлардан түгел, ә юридик затлардан һәм билгесез кулланучылар даирәсеннән килгән мөрәҗәгатьләрне караячакбыз”, - дип белдерде Александр Груничев. Аның әйтүенчә, товар базарында 35 проценттан артык өлешкә ия булган затлар исемлеге дә кыскартылачак. Реестрга керү гражданлык хокукларын тәэмин итүгә җитди чикләүләр кертеп кенә калмыйча, өстәмә бурычларны да күзаллый. Шуңа күрә реестрны кыскарту аңа кертелгән компанияләрнең административ мәшәкатьләрен күпкә кыскартачак.
Монополиягә каршы дүртенче пакетның тагын бер яңалыгы, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең алдан ризалыгы белән, икътисади концентрация кагыйдәләре буенча хуҗалык итүче субъектларның уртак эшчәнлеген тәэмин итүдән гыйбарәт.
Александр Груничев билгеләп узганча, законга “сатып алучылар картеле” төшенчәсе кертелгән. “Бер товар базарында товар сатып алучы хуҗалык итүче конкурент субъектлар арасында килешүләр тыелып, картель булып таныла”, - дип билгеләп узды Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте җитәкчесе.
“Кисәтү институтын кертеп, бизнес штрафсыз гына закон бозуларны оператив юкка чыгару мөмкинлеген алды. Монополиягә каршы хезмәт хуҗалык итүче субъект кисәтүне үтәүдән баш тартса гына эш кузгатачак, кулланучылар исә үз хокукларын нәтиҗәле һәм оператив яклый алачак. Судлар өчен карала торган эшләр саны да кискен кими дигән сүз”, - дип белдерде А. Груничев.