Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләте Премьер-министры – Эчке эшләр министры Шәйх Габдулла бән Насыйр бән Хәлифә Әль Тани белән очрашты

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Доха шәһәренә эш сәфәре кысаларында Катар Дәүләте Премьер-министры – Эчке эшләр министры Шәйх Габдулла бән Насыйр бән Хәлифә Әль Тани белән очрашты. 
Шәйхка кабул итүе өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Россия һәм Катар җитәкчелеге тарафыннан илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән регионнар арасындагы хезмәттәшлек өчен уңай шартлар тудырылган. 
«Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез зур, аерым алганда, икътисад өлкәсендә. Әлегә без алардан тулысынча файдаланмыйбыз. Үзара товар әйләнешен арттырырга кирәк», - диде ул. 
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан өчен Катар белән фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек бик мөһим. Татарстан Республикасы югары уку йортларында гадәттәгечә күп чит ил студентлары белем ала, без Катар вәкилләренә дә бик шат булачакбыз, диде ул. 
Татарстан Президенты фикеренчә, багланышларны үстерү өчен энергетика, нефть химиясе, АСК тармагы, мәдәният һәм туризм өлкәләре, шулай ук  спорт бик кулай булачак. 
Катар Дәүләте Премьер-министры – Эчке эшләр министры ышанып әйткәнчә, мондый визитлар киләчәктә Татарстан белән Катар арасындагы үзара файдалы мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Россиянең Катардагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нурмәхмәд Холов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International