Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет акдемия театрында Ватан Геройлары көненә багышланган тантана уздырылды. Татарстан башкаласына Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән Россия Геройлары һәм Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары җыелды.
Бу истәлекле дата белән Россия һәм Советлар Союзы Геройларын, Социалистик хезмәт геройларын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Искәртәбез, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү Казанның Җиңү паркында башланды. Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов, Ватан Геройлары һәм шәһәр кешеләре белән бергә, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Җиңү паркында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле хәрби техника экспозициясен карады, «Хәтер китабы» мемориаль комплексында булды һәм яшь кадетлар һәм эзләнү отрядларында катнашучылар белән аралашты.
Төп тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет акдемия театрында булды. Театр сәхнәсенә Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, шулай ук Җиңү Байрагы чыгарылды. Татарстан Республикасы һәм Россия гимннары яңгырады
Чыгышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле болай дип белдерде: «Без – бөек держава. Безнең арада каһарманлыклар башкарган һәм безнең бөек Россия чәчәк атсын һәм үссен өчен нигез салган хөрмәткә лаеклы кешеләр күп».
Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, Ватан Геройлары мөһим миссия үтиләр – үз белемнәрен һәм тәҗрибәләрен яшьләргә җиткерәләр, киләчәк буын патриотлар һәм Россияне яклаучылар формалаштыру өчен нигез салалар .
Идел буе федераль округы төбәкләрендә 11 Советлар Союзы Герое, 23 Россия Герое, 3 Дан орденының тулы кавалеры, шулай ук 500дән артык Социалистик хезмәт герое һәм Хезмәт Даны орлены кавалеры яши.
Ватан Геройларын тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. Ул, аерым алганда, белдергәнчә, барлык геройлар да илнең иминлеген ныгытуга, аның куәтен арттыруга һәм бөтенлегенә бәһасез өлеш керткән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы геройларының каһарманлыклары киләчәк буыннар күңелендә мәңге сакланыр.
Россия Герое исеме – үзенә бер ихтирамга лаек исем, диде Татарстан Республикасы Президенты, бу иң югары дәрәҗәдәге батырлык билгесе. Ул искәрткәнчә, Идел буе федераль округында берничә дистә Ватан Герое яши, шул исәптән дүртесе – Татарстан Республикасы кешесе.
Без геройларыбыз күп булуга горурланабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, аларны хөрмәтләп, урамнарга һәм скверларга аларның исемнәрен кушалар, һәйкәлләр салалар, исемнәрен мәңгеләштерергә тырышалар.
Тантанада катнашучыларга Россия Герое, армия генералы Александр Баранов та мөрәҗәгать итте, ул илебез җитәкчелегенә Ватан Геройларына күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Александр Баранов хәбәр иткәнчә, бу бәйрәм беренче мәртәбә Самарада билгеләп үтелгән, аннары – Түбән Новгородта. Бүген Казанга округның барлык төбәкләреннән дә Ватан Геройлары җыелган.
Тантана кысаларында һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Тантана концерт белән тәмамланды.
Ватан Геройларын хөрмәтләү Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән оештырылган кабул итү мәҗлесендә дәвам итәчәк.