Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы булып Геннадий Емельянов билгеләнде

2010 елның 16 апреле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Биредә  ул Алабуга район Советының 34нче оештыру сессиясендә катнаша.

Сессиядә күтәрелгән сорауларның берсе – Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуровның отставкага китүе.

Илшат Гафуров 2010 елның 8нче апрелендә Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры булып билгеләнү сәбәпле отставкага киткән. Илшат Гафуров Алабуга районын 1998 елдан бирле җитәкләгән.

Алабуга районы Советы депутатлары Илшат Гафуровның отставкасын кабул иттеләр.

Алабуга районы Советының 34нче оештыру сессиясендә Алабуга районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары, шул ук вакытта башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы кеше билгеләнде. Ул – моңа кадәр ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкарып килгән Геннадий Емельянов.

Мәгълүмат өчен:
Емельянов Геннадий Егор улы Татар АССРның Зәй районы Карамалинка бистәсендә туган. Инженер-механик белгечлеге буенча Казан химия-технология университетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда Түбән Каманың пассажир автотранспорт берләшмәсендә автослесарь булып башлаган. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң, “Түбән Кама шина” җитештерү берләшмәсендә эшли. 1979 елдан алып 1987 елга кадәр Түбән Каманың автотранспорт предприятиеләрендә эшләгән.

1987 елда “Камэнергостройпром” җитештерү берләшмәсенең баш инженры, соңрак “Камэнергостройпром” җитештерү берләшмәсенең автотранспорт колоннасы директоры булып билгеләнә. 1999-2004 елларда - Яр Чаллы шәһәр хакименең беренче урынбасары. 2004-2005 елларда – Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре хакимият башлыгы. 2006-2009 елларда – “Яшел Үзән муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы. 2009 елның 17нче мартыннан бирле – Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры. 2010 елның 26нчы мартыннан бирле – Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International