Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" орденын "Татагрохимсервис" ААҖ Директорлар советы рәисе Салихҗан Кәлимуллинга тапшырды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" орденын  "Татагрохимсервис" ААҖ Директорлар советы рәисе Салихҗан Кәлимуллинга тапшырды.

Дәүләт бүләге Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә бирелде. 

Орденны тапшыру ТР Хөкүмәте Йортында узды, тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров каташтылар. 

Мәгълүмат өчен:

Салихҗан Минсабир улы Кәлимуллин Татарстан АССРның Әлки районында туа. 1968 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 

1968-1978 елларда - Әлки районының «Коммунизмга юл» колхозында, Питрәч р-нының «Шигали» колхозында баш инженер.

1978-1985 елларда - Питрәч районы «Сельхозтехника» берләшмәсе идарәчесе.

1985-1987 елларда - Питрәч районы халык депутатлары советы рәисе.

1987 елдан "Татсельхозхимия" республика берләшмәсенең рәисе (хәзерге вакытта "Татагрохимсервис" ААҖ).

2004-2009 елларда ТР Дәүләт Советының өченче чакырылышы депутаты, ТР Дәүләт Советының экология, табигать ресурслары һәм җирдән файдалану комитеты әгъзасы. 

РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы инженеры, Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты. Халыклар дуслыгы ордены, ТР мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International