Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә булды.
Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының (ИФО) төбәкләрендә медицина ярдәменең сыйфатын арттыру һәм һәркем өчен мөмкин булуы буенча совет утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды. Чара Киров шәһәрендә (Герцен ис. китапханәдә) узды.
Фикер алышуларда Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой, Россия Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, округ төбәкләре башлыклары, Илкүләм медицина палатасы президенты Леонид Рошаль, закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең федераль һәм региональ органнары җитәкчеләре катнашты.
Михаил Бабич искәрткәнчә, быел март аенда РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова катнашында киңәйтелгән округ киңәшмәсе уздырылган. Анда күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр тиешенчә эшләнгән һәм Россия Федерациясе Президентының Еллык юлламасында чагылыш тапкан.
Бүген илдә елына 700 мең югары технологияле операция уздырыла, әмма бу җитәрлек түгел, диде РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле.
ИФО Советы утырышында медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы мәсьәләсе дә күтәрелде.
Бу мәсьәләдә Михаил Бабичны Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой да хуплады.
Утырыш барышында Михаил Бабич ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен матди-техник тәэмин итү мәсьәләсен дә кузгатты. Ул Идел буе федераль округы төбәкләре башлыкларына ашыгыч медицина ярдәменең автомобиль паркын рәткә китерергә һәм табибларга төшкән йөкләнешне оптимальләштерергә кушты.
Утырышта шулай ук бик сирәк очрый торган яисә орфан сырхаулардан интегүчеләргә медицина ярдәмен финанслау мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Аларны дәвалау бик кыйммәткә төшә һәм җирле бюджетлардан күп чыгымнар таләп итә. Илкүләм медицина палатасы президенты Леонид Рошаль хәбәр иткәнчә, төбәкләр бу проблеманы үзләре генә хәл итә алмаячак, шуңа күрә аны федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк.
Тагын бер тема – медикаментларны алу мөмкинлеге. Михаил Бабич даруларга бәяләр барлыкка килүне тикшереп тору зарурлыгына басым ясады.
Төп нотык белән Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых чыгыш ясады. Ул округтагы төп медик-демографик күрсәткечләр турында сөйләде. ВЦИОМ тикшеренүләренә караганда, округта яшәүчеләр сәламәтлек саклау системасының төп җитешсезлеге итеп табиблар квалификациясенең түбән булуын һәм сырхауханәләрдәге, поликлиникалардагы медицина ярдәменең канәгатьләнерлек булмавын атыйлар.
Утырышта катнашучылар медицина хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итәрлек чараларны тәкъдим иттеләр.