Рөстәм Миңнеханов SAP компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн белән очрашты

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SAP компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген идарәнең заманча системаларыннан башка нәтиҗәле хуҗалык эшчәнлеге, аерым алганда, җитештерү-логистика процессларын алып бару, җитештерүдәге бракны һәм тик торуларны киметү мөмкин түгел, иң мөһиме – чыгымнар буенча  объектив мәгълүмат алу кыенлаша. Татарстан предприятиеләре SAP компаниясе белән хезмәттәшлектән канәгать, шул ук вакытта алар продуктның кыйммәт булуын, бәяләрнең  валюта тирбәнешләренә гаять бәйле булуын билгеләп үтәләр, диде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек итү өчен кайбер мәсьәләләр буенча киңәшләшергә кирәк. Бу – SAP продукциясенә техник  хезмәт күрсәтү хакын оптимальләштерү дә, Татарстан территориясендә белгечләр әзерләү дә.

Тотрыксыз икътисадый ситуациягә һәм РФгә карата Европа илләренең  санкцияләр кертүенә бәйле рәвештә SAP компаниясе белән мөнәсәбәтләрнең начараю куркынычы бар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бизнес белән сәясәт арасында төгәл чикләр билгеләргә кирәк. «Минемчә, безнең мөнәсәбәтләр АКШ, ЕБ һәм Россия арасындагы сәяси күренешләргә бәйле булмаска тиеш. Эшне дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Франк Коэн Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм, SAP компаниясе киләчәктә дә Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрне үстерергә тели, диде.   

Ул хәбәр иткәнчә, SAP «Иннополис» МИЗ мәйданчыгын үзләре өчен кызыклы дип саный, анда үз офисын һәм хезмәт күрсәтүләр үзәген ачарга, шулай ук кече һәм урта бизнес белән хезмәттәшлекне корырга ниятли. 

Очрашу барышында яклар шулай ук, ИТ-эшләнмәләрне Россиядә туплап, яңа эш урыннары булдыру һәм ИТ өлкәсенә инвестицияләр кертү юлы белән мөмкин булган партнерлык предприятиеләре нигезендә уртак эшләнмәләр алып бару буенча да фикер алыштылар.    

Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International