Татарстан Президенты «КВАРТ» заводында резина болгату буенча яңа линияне эшләтеп җибәрде

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов резина һәм техник эшләнмәләр җитештерү буенча Казанның «КВАРТ» заводында булды. Аны ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе  Ринат Сабиров, «КВАРТ» АҖ генераль директоры Рафаэль Галимов һәм башкалар озата йөрде.   
Заводка килүгә үк Рөстәм Миңнеханов резина катышмалар җитештерү цехына китте. Чыгарылучы продукциянең сыйфатын яхшырту кысаларында монда резина болгату линиясен модернизацияләүнең беренче этабы тәмамланган.
Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, модернизацияләүнең 2 нче һәм 3нче этаплары 2016-2018 елларга планлаштырыла. 2018 елдан заводта елына 20 мең тонна продукция җитештереләчәк. 
Завод хезмәткәрләре алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «КВАРТ» һәрвакыт күп хезмәт таләп итә торган катлаулы җитештерүләр белән шөгыльләнде. «Бүген без резина болгатуның беренче линиясен күрдек. Модернизацияләүнең икенче һәм өченче этаплары, шулай ук предприятиегезне киләчәктә үстерү программасы булачак. «КВАРТ» күләмнәре, керемнәрегез артсын иде һәм сез Россия базарында төп урыннарны яуласагыз иде. Моның өчен җитештерү куәтләрен яңартуны дәвам итәргә кирәк», - диде ТР Президенты .   
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм «КВАРТ» АҖ генераль директоры Рафаэль Галимов яңа линияне эшләтеп җибәрделәр. 
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «КВАРТ-СИДЖИТ» җитештерү мәйданчыгына барды. Компания 2008 елда завод продукциясен эчке һәм тышкы базарларда тәкъдим итү өчен гамәлгә куелган. 2008 елдан 2011 елга кадәр кайбер эшләнмәләр «Соллерс-Алабуга» ҖЧҖкә җибәрелгән. Хәзерге вакытта продукция җитештерү һәм китереп тору буенча «Аутомотив Лайтинг» ҖЧҖ, «Индезит-Интернэшнл» АҖ, «Леони РУС» ҖЧҖ белән килешүләр төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов көнкүреш техникасы (кер юу машиналары) һәм автомобиль сәнәгате өчен комплектлаучы эшләнмәләр җитештерү линиясе эше белән дә танышты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International