Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан театрларына барып тамаша кылучылар саны 136 меңнән артып китәр дип көтелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре – концерт залларына, төрле чараларга бару өчен менә дигән мөмкинлек. Бу чорда Казанда төп концерт заллары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы булачак. Биредә декабрь уртасыннан Яңа ел каникуллары тәмамланганчыга кадәр чаралар каралган.
Республика музейларында да Яңа ел чыршылары, сәхнәләштерелгән тамашалар уздыру күздә тотыла. Аларда 11 меңләп бала катнашуы көтелә. ТР мәдәният министрының берече урынбасары билгеләп үткәнчә, бүген музейлар, экспонатлар саклана торган урын булудан тыш, – балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү өчен интерактив мәйдан да. “Музейга килүчеләрнең 70 проценты диярлек – мәктәп укучылары, шул рәвешле, Яңа ел чаралары кысаларында музейларның агарту бурычы гамәлгә ашырыла”, – диде ул әлеге мәсьәлә уңаеннан.
Моннан тыш, бәйрәм чаралары китапханәләрдә, шул исәптән балалар китапханәләрендә дә, каралган. 31 декабрьгәчә биредә интерактив уеннар, квестлар оештырылачак.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова сүзләренә караганда, башкалада, традицион рәвештә, Яңа ел шәһәрчеге 41 урында эшләчәк. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында чыршы шәһәрчекләре төзекләндерелгән “Крылья Советов” (24 декабрь) һәм “Континент” (27 декабрь) паркларында ачыла. Быел беренче мәртәбә “КМПО” ААҖ каршындагы Яңа ел мәйданчыгын ачу да планлаштырыла. Биредә 26 декабрь көнне бәйрәм концерты була, сәүдә рәтләре, коймак белән чәй дә каралган.
Киров районының Яңа ел үзәк чыршысы исә 24 декабрьдә Петров паркында ачыла. Мәскәү районының яңартылган “Наратлык” паркына 20 метрлы ясалма чыршы урнаштырылачак.
Наталья Гречанникова быел Казанда бәйрәм чараларын уздырудагы төп яңалыкка тукталып, шәһәр урамнары буенча артистлар төялгән 5 мобиль театр йөриячәге турында әйтте. Эстрада һәм цирк осталары 29, 30, 31 декабрьдә һәм 1, 3, 5, 7 гыйнварда 17.00дән 21.00гә кадәр кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда, аерым алганда, Казансу яр буенда, паркларда туктап, чыгыш ясаячак.