Рөстәм Миңнеханов Чехиянең Көньяк Моравия крае үсешенә өлеш керткән өчен медале белән бүләкләнде

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиянең Көньяк Моравия крае үсешенә зур өлеш керткән өчен медале белән бүләкләнде. Бүләкләү край төзелүгә 15 ел тулу уңаеннан Губернатор Михаил Гашек тарафыннан гамәлгә куелган иде. 

Тантана кичә, 2015 елның 15 декабрендә узды, анда Чехия Республикасы Парламенты депутатлары, Чехиянең аерым министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге, шулай ук кайбер илләрнең дипломатия вәкилләре катнашты. 

Бүләкне Татарстан Президенты исеменнән Татарстан Республикасының Чехиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Габделгалиев кабул итеп алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International