Рөстәм Миңнеханов: ТР ГХМ – теләсә нинди янауларга каршы тора алырлык нәтиҗәле һәм куәтле структура

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

ТР ГХМ – теләсә нинди янауларга каршы тора алырлык нәтиҗәле һәм куәтле структура. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ГХМ төзелүгә – 25 ел, Татарстан ГХМ төзелүгә  20 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте.   
Тантана «Корстон» КСККда узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Россия ГХМның Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, хезмәт ветераннары катнашты. 
Җыелыштагыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дистәләгән еллар дәвамында Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне белеп алу һәм табигый бәла-казалар китергән зыяннарны бетерү буенча нәтиҗәле система эшләп килә.    
Уртак конструктив эш өчен Татарстан Президенты федераль гадәттән тыш хәлләр ведомствосына нигез салган беренче министр, бүгенге көндә РФ Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгуга, РФ ГО, ГХ һәм табигый бәла-казалар китергән зыяннарны бетерү министры Владимира Пучковка һәм  Россия ГХМның Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшинга рәхмәт белдерде.   
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 20 ел элек Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар китергән зыяннарны бетерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетында 52 кеше хезмәт иткән. Бүген Россия ГХМнең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсендә һәм Татарстан Республикасы ГХМда 9,5 мең кешедән торган шәхси состав исәпләнә. «Бу – теләсә нинди янауларга каршы тора алырлык нәтиҗәле һәм куәтле структура. Үткән юлыгыз мактауга лаек, кешеләрне берләштерә алдыгыз һәм куелган барлык бурычларны хәл итәрлек көчле министрлык төзедегез», - дип белдерде Татарстан Президенты. 
Ул искәрткәнчә, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә, Бөтендөнья җәйге Универсиадасын һәм Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырганда ГХМга кешеләрнең һәм башкала кунакларының иминлеген тәэмин итү буенча зур эш йөкләтелгән иде. Республика коткаручыларының тырышлыгы белән югары дәрәҗәдә уздырылган чаралар Татарстанның үзенчәлекле визит карточкасына әверелде, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 
Ул игътибар иткәнчә, ТР ГХМның үзенчәлеге – эшендә яңа нәтиҗәле формалар, техник эшләнмәләр эзләү һәм гамәлгә кертү булып кала. Россия ГХМның Татарстан Республикасы баш идарәсе сынау проектларын уңышлы рәвештә гамәлгә ашырганнан соң юкка гына берничә мәртәбә илдә иң яхшы дип танылмады. 
«ГХМның барлык хезмәткәрләре – үз эшенә чын күңелдән бирелгән затлар, алар һәрчак кешеләргә ярдәмгә килергә әзер. Бу елларда меңләгән кеше үлемнән коткарып калынган. Кешеләрнең ихлас рәхмәтләре алар өчен олы бүләк. Ышанам ки, данлыклы традицияләргә һәм җыелган тәҗрибәләренә таянып, сез киләчәктә дә алдыгызга куелган бурычларны тиешенчә хәл итә алырсыз», - диде ул. 
Аннары Рөстәм Миңнеханов ТР ГХМның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Аерым алганда, югары һөнәри осталыгы һәм  республика файдасына тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. 
Аннары Игорь Паньшин сүз алды. Ул билгеләп үткәнчә, бер көн элек Россия ГХМның Идел буе төбәк үзәге эшенә йомгак ясалган, шунда Татарстан идарәсе илдә иң яхшылардан дип танылган.   
Аннары Игорь Паньшин Россия ГХМның ведомство бүләкләрен тапшырды. «Россия ГХМга 25 ел» истәлекле медале белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International