Рөстәм Миңнеханов Иннополиста объектлар төзелеше барышын тикшерде

2015 елның 19 декабре, шимбә

Иннополис шәһәрендә социаль һәм ТКХ объектлар төзелеше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.

Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов, "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар озата йөрде. 

ИТ-шәһәрдә Рөстәм Миңнеханов электр подстанциясе һәм котельнядан торган төп энергокоплекста булды. ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, үзәк территориясендә һәрберсенең көче 63 мегавольтампер булган ике трансформатор урнашкан. Котельня 34 МВт ка испәләнгән. Әлеге объектлар шәһәрне яктылык һәм җылылык белән тәэмин итәчәк. Рөстәм Миңнеханов объектны карап чыкты, хезмәткәрләре белән аралашты. 

Шуннан ТР Президенты канализация-чистарту станциясе эше белән танышты, объект 5 мең кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. Бүген станция тулы куәтенә план режимында эшли. 

Шуннан шәһәр кунаклары су чистарту һәм насос станцияләренә барды. Биредә төзелеш эшләре дәвам итә. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, торбаларның гомуми озынлыгы 50 км тәшкил итә. Р. Миңнеханов подряд оешмалар эшен тикшерергә һәм объектны вакытында сафка кертергә йөкләде. 

Аннан ТР Президенты университет кампусы алдындагы җәяүлеләр өчен юл зонасын тикшерде. Аерым алганда ул эскәмияләр уңайлыгын тикшерде һәм гомумән әлеге территорияне оештыруда дизайнерлар эшен бәяләде. 

Киләсе объект 480 балага икәпләнгән мәктәп булды. Бүген мәгариф объектында эчке төзекләндерү һәм коммуналь челтәрләрне җайлау эшләре тәмамлана. ТР Президентына уку һәм методик кабинетларны, лаборатор кабинетларны, ашау бүлмәсен һәм бассейнны күрсәттеләр. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов травмпункт җиһазланышын югары бәяләде һәм биредә тау чаңгысы комплексына килүчеләрне кабул итәргә тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International