Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2014 елга игенчелек, терлекчелек һәм җитештерү нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Республикасы районнарының һәм авыл хуҗалыгы берәмлекләренең рейтингын тәкъдир итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, рейтинг материаллары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында басылган һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре бу турыда үз фикерләрен әйтәләр.
Авыл хуҗалыгы буенча мунициципаль районнарның җыелма (йомгак) рейтингы, авыл хуҗалыгы җитештерүенең торышын исәпкә ала торган 16 күрсәткеч буенча үтәлгән. Бу – шул исәптән 100 гектарга җыелма продукция, 1 гектар сөрүлеккә акчалата табыш, уртача айлык хезмәт хакы, дәүләт ярдәме күләмнәре, сатулар рентабельлеге, 100 гектарга сөт һәм ит җитештерү, сөт терлегенең продуктлылыгы һәм башка күрсәткечләр, диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Аның сүзләренчә, рейтингта алда баручы районнар асылда төньякта һәм Идел алды зонасында, өченче һәм дүртенче дистәгә керүче районнар башлыча республиканың көньягында һәм көньяк-көнчыгышында.
Барлык юнәлешләр буенча да тотрыклы югары дәрәҗәләргә ирешкәннәрдән – Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш мунициципаль районнары.
Тукай, Кукмара, Буа районнары нигездә уңышлы эшләгәннәр.
Бу районнар алда барсалар да, үсәр өчен резервлары җитәрлек әле, дип белдерде ул.
Аннары министр икенче төркемгә керүче 10 районны тәкъдир итте: «Алар уртада баралар, әмма үсеш ресурслары зур», - диде ул.
2013 ел белән чагыштырганда Зәй, Арча, Мамадыш районнары күрсәткечләрен яхшыртканнар.
Теләче, Апас, Кайбыч районнары үз урыннарын саклап калганнар, әмма бу районнар соңгы елларда республика авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә үз куәтләрен арттыралар, әмма үсеш сизелми, диде Марат Әхмәтов.
«Өченче төркемдәге районнарда авыл хуҗалыгы җитештерүенә мөнәсәбәт тамырдан үзгәрергә тиеш. Резервлары гаять зур», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Аның фикеренчә, Алабуга, Лениногорск, Аксубай районнарында игенчелек буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Министрлык тарафыннан, муниципаль районнар белән бергәләп, хуҗалыклар буенча мондый рейтингларны анализлау эше дәвам итәчәк. 2015 ел эш йомгаклары буенча районнар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, инвесторлар рейтинглары киләсе елның февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр ителәчәк, диде Марат Әхмәтов.