Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә Галиев мәчетенең тантаналы ачылуында катнашты. Чара Мәүлид-ән-Нәби бәйрәме кысаларында узды.
1798 елда төзелгән Галиев мәчете - РФ мәдәни мирас объектлары һәм татар гыйбадәтханә архитектурасы һәйкәле. Совет заманында бина башка максатта кулланылып авария хәленә кала. 2014 елда Татарстан Президенты карары буенча биредә төзекләндерү эшләре башлана. Ел ярым эчендә төзүчеләр мәчетнең тарихи кыяфәтен кайтаралар, инженер коммуникацияләрне уздыралар, диварларын һәм түбәсен ныгыталар.
Рөстәм Миңнеханов әлеге зур эшнең нәтиҗәләрен бәяләде: мәчет территориясен, эчке бизәлешен карады.
Мәхәлләне котлап ТР Президенты билгеләгәнчә, Галиев мәчете - республикада иң борынгыларының берсе. "Әлеге мәчетне торгызу - бөтен Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга. Ул халкыбыз, республикабыз һәм динебезгә хезмәт итәр дип өметләнәм", - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, якын арада күршедәге Галиевләр йортын торгызу эшләре тәмамланачак.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында, Татарстан Президентына һәм мәчетне торгызуда катнашкан һәммә кешегә рәхмәт белдерде.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов бәйрәм намазында катнашты.