Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 85 меңләп турист килүе көтелә

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 85 меңләп турист килүе көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.

Казан һәм Татарстанда туристлар иң күп булган вакыт 3-5 гыйнварга туры киләчәк. Узган ел исә республика кунакханәләрен күбрәк 31 декабрь-2 гыйнвар көннәренә броньлаган булганнар.

Татарстан башкаласы кунакханәләре элегрәк кышкы каникулларда 65 процентка тула торган булса, хәзер исә 80-100 процентка.

“Номер фонды артуга да карамастан, кунакханәләрнең тулу күләме дә үсә бара. Узган ел Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 70 меңләп турист килгән булган. Быел без 80-85 мең туристны үз республикабызда көтәбез”, - диде ул һәм чит төбәкләрдән килгән туристлар өчен генә түгел, ә татарстанлылар өчен дә ял итү чаралары оештырылуын, Татарстаннан читкә чыкмыйча гына туристлык маршрутлары буйлап узу мөмкинлеген ассызыклады.

Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, Казанда кунакханәдә яшәү, ашау һәм күңел ачу программалары өчен бәйрәмнәрдә бер кешегә уртача 4-4,5 мең сум акча кирәк булачак.

ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Яңа елда Татарстанга автокәрван килүе хакында да хәбәр итте. 10-12 автойорт Татарстан Республикасы буенча сәяхәт кылачак. Алар Казан, Зөя, Болгар, Яр Чаллы, Чистай, Биләр, Тәтеш кебек туризм үсеш алган җирләрдә булачак һәм Мәскәүгә кире юл алачак.

Татарстан музейлары һәм музей-саклаулыклары, Яңа ел бәйрәмнәрендә туристларның күңелен күрү өчен, кызыклы программалар әзерләгән.

“Зөя утрау-шәһәрлеге” дәүләт музей саклаулыгы директоры Артем Силкин хәбәр иткәнчә, әлеге шәһәрчектә бәйрәм чаралары 1 гыйнварда башланачак һәм 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Бәйрәм чаралары кысаларында тәкъдим ителәчәк 1 сәгатьлек “Укчы Никита һәм Зөя прәннеге турында хикәят” интерактив әкияте, мисал өчен, батырлар ярышы, аркан тартышу, ук һәм арбалеттан ату ярышларын, конкурс һәм табышмаклар һ.б. күңел ачу чараларын үз эченә алган.

“Зөя кызыклары” музыкаль уенлы программасы 2-7 гыйнвар көннәрендә сәгать 12.00дән һәм 14.00 дән яртышар сәгать дәвам итәчәк. Борынгы уеннарда катнашырга, такмаклар, җырлар башкарырга теләүчеләрне Артем Силкин Зөя тарихы музее ишегалдына чакырып калды.

“Рождественские колядки на Свияжской земле” интерактив программасы исә 2-7 гыйнвар көннәрендә сәгать 16.00 дән 17.00 гә кадәр уздырылыр дип ниятләнә. Анда катнашучылар Зөя утрау-шәһәрлеге урамнары буйлап йөриячәк. Чара җыр һәм биюләр башкару, сувенирлар бүләк итү белән тәмамланачак.

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-саклаулыгында шулай ук, Яңа ел уңаеннан, бәйрәм чаралары уздырылачак. Анда “Борынгы Болгар. Үткәннәр белән кышкы очрашу” дип исемләнгән программа әзерләнгән. Театральләштерелгән проектта Болгар ханнары, Петр I кебек тарихи персонажлар белән бергә, Кыш бабай, Кар кызы һ.б. әкияти геройларны да очратырга мөмкин булачак, дип вәгъдә бирде музейның үсеш буенча директор урынбасары Лилия Сафина.

Икмәк музеенда мәктәп яшендәге балалар өчен  Яңа ел программасы махсус әзерләнгән. "Без кунакларыбызны көн саен кунак итәргә әзер һәм Яңа ел чыршысы янында төрле кызыклы программаларыбызны булдырдык. Һава торышы яхшы булган очракта, чана шуу кебек кышкы уеннар үткәрәбез”, - диде музей директоры урынбасары журналистлар белән очрашу барышында.

Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә шулай ук туристларга күңел ачу программасы тәкъдим итәчәк. Монда язучы Борис Пастернак музее белән танышырга, әдәби программаларда катнашырга мөмкин. Яңа ел программалары 2-9 гыйнвар көннәрендә уздырылачак. “Кышкы шатлыклар” музыка дәресләре, “Раштуада музейлы кич” — болар барысы да, Чистай кунакларын һәм кала халкын ял иттерү максатыннан, гамәлгә ашырылачак бәйрәм чаралары. Шулай ук аларга Яңа ел видеозалы һәм “Раштуа йолдызы астында” дип исемләнгән музыкаль-әдәби программа тәкъдим итү ниятләнә.

Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Раштуа — балачак шатлыгы” һәм “Кыш бабайның тылсымлы музее” программалары әзерләнә.

“Иске Казан” музей-саклаулыгы да Яңа ел каникулларында туристларны үзенә җәлеп итәргә планлаштыра. Монда килүчеләр “Ныгытманы яула” дигән уенда катнаша алачак.

“Иске Казан Яңа елы” программасында Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык белән очрашырга, атта йөрергә, уктан атарга һ.б. чаралар ярдәмендә күңел ачу мөмкинлеге булачак.

25 гыйнварда исә “Тарихи Казан арты” клубының утырышын үткәрү ниятләнә. Анда 2016 елда уздырылачак чаралар хакында сөйләшәчәкләр.

“Тәтеш туган якны өйрәнү тарих музее” 25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр төрле акцияләр уздырачак. Мисал өчен, “Музейга уенчык белән” проекты шундыйлардан санала. Моннан тыш, әлеге музейга килүчеләр чыршы уенчыклары ясарга өйрәтә торган мастер-классларда катнаша ала.

4-10 гыйнвар көннәрендә мәктәп укучыларына музейга керү — бушлай.

Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы директорының үсеш буенча директор урынбасары Тәнзилә Агишина сүзләренчә, Алабугада музейлар 2 гыйнвардан гадәти режимда көн саен эшләячәк. Әлеге кала музейлары да Яңа ел бәйрәменә ныклап әзерләнгән һәм кызыклы интерактив программалар булдырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International