Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә гомуми белем системасын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган Дәүләт Советы утырышында катнашты

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә гомуми белем системасын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган  Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәиселегендә узды (Мәскәү, Кремль). 

Утырышны ачып Владимир Путин искәрткәнчә, 2000 нче еллар башында кешеләр потенциалын, иң мөһим паритетларның берсе буларак кеше капиталын ныгыту мәсьәләләре билгеләнде, аннан 10 елдан соң "Мәгариф" илкүләм проект башланып китте, 2011-2013 елларда региональ гомуми мәгариф системалары модернизацияләнде.  

"Балаларның уку шартларын яхшыртып булды, һәм эре шәһәрләрдә генә түгел, ә авыл мәктәпләрендә дә, авыл җирендә. Хәзер Россиянең бөтен мәктәпләре диярлек интернетка кушылган. Исемдә, безнең әлеге программаны башлап җибәрүебез, акча  да гаять күп, һәм бу гаять зур территориябездә моны булуыбыз да шикле иде - юк, булды, гомумән килеп чыкты", - диде Россия Президенты. 

Ул билгеләгәнчә, бүген мәктәпләрдә заманча җиһазлар, спорт заллары бар. Уытучы һөнәре янә ихтирамга лаеклы, яшь белгечләргә кызыклы булды. 

Педагогларның хезмәт хакы сизелерлек артты. Вузлардагы педагогика белгечлегенә, педагогик вузларга конкурс артты. 2012 елгы май указлары педагогик хезмәткәрләрның уртача хезмәт хакын икътисад буенча уртача дәрәҗәгә җиткерүне тәэмин итү бурычын куйды. 

"Фундаменталь әйберләр бар, һәм аларның берсе - мәгариф, мәктәптә белем бирү. Без барыбызда балаларыбызның бездән яхшырак булуын телибез. Ә моның өчен без мәктәпләрдә әзерләүнең тиешле дәрәҗәсен тәэмин итәргә тиеш. Максатыбызга ирешер өчен укытучыларга игътибарны киметмәскә кирәк. Һәм хәзер бу - икътисад буенча укытучыларга уртача хезмәт хакын тәэмин итү законда ныгытылган. Аны үтәргә кирәк, бернигә карамыйча, хәтта объектив авырлыкларга да карамастан. Чөнки фундаменталь өлкәләрдә уңай нәтиҗәләргә ирешмәсәк, яхшыга үзгәрешләр беркайчан да булмый. Россия Федерациясе субъектларыннан хезмәттәшләребезгә моңа игътибар итәргә өндәр идем", - диде Владимир Путин. 

Утырыш барышында Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский, Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Россия Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин, Тамбов өлкәсе администрациясе башлыгы Александр Никитин докладлар белән чыгыш ясады. 

Тулырак мәгълүмат Россия Президентының рәсми сайтында - http://www.kremlin.ru/events/president/news/51001

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International