Бүген Казанда, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан гамәлгә куелган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү танатнасы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә хезмәттә кулланылучы йөз җиңел автомобиль һәм микроавтобус ачкычы тапшырды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге корылтай алдыннан, шулай ук ел тәмамланып килгәндә, смотр-конкурска йомгак ясауның матур гадәткә әверелүенә игътибарны юнәлтте. Ул узып барган елның гадиләрдән булмавын билгеләп, муниципаль берәмлекләргә депутатлар, шулай ук ТР Президенты сайлануын искәртте. “Бу республикабызның барлык хакимият структуралары өчен җитди имтихан булды. Без әлеге бурычны лаеклы рәвештә башкарып чыктык. Бүгенге авырлыкларга карамастан, республикада булдырылган динамиканы сакларбыз дип уйлыйм. Моның өчен безгә халык белән, инвесторларыбыз белән нәтиҗәле эшләү, үзебезнең товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү зарур”, – диде ТР Президенты.
Р.Миңнеханов җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елның уңышлы булуын теләде: “Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль, дәүләт хакимияте органнарының нормаль эшчәнлеген урыннарда тәэмин итүче хезмәттәшләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерүегезне үтенәм”, – дип, сүзен йомгаклады.
Минсәгыйть Шакиров ТР җитәкчелеге ярдәме белән муниципаль берәмлекләрнең матди-техник тәэминатының елдан-ел яхшыруын ассызыклап: “Элек-электән авылда атсыз кеше иң соңгы кеше булган. Бүген исә авыл җирлекләре башлыклары “тимер ат”лы һәм үзләренә йөкләнгән бурычны үтәргә әзер”, – дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча тапшырыла торган автомобильләр, авыл җирлекләре башлыклары өчен транспорт булудан тыш, - авылда социаль такси да, ашыгыч ярдәм машинасы да, һәм, гомумән, муниципалитетның казанышы. Минсәгыйть Шакиров китергән мәгълүматка караганда, бүген 23 районда барлык муниципаль берәмлекләр 1әр тапкыр автомобиль алган, тагын 20 район алмыйча калган. Автомобиль алмаган муниципаль берәмлекләрнең саны – 55, кайберләренә транспорт чаралары инде 2 нче тапкыр тапшырыла башлаган.
Чарада Чистай муниципаль районының Данауровка авыл җирлеге советы рәисе Таисия Ворожейкина барлык җиңүчеләр исеменнән ТР Президентына рәхмәт сүзләре җиткереп: “Бу безнең өчен тагын да яхшырак эшләргә, иң мөһим бурычны – авыл җирлекләре иминлеген күтәрү бурычын үтәүдә яңа уңышларга омтылуга чираттагы стимул булып тора”, – диде һәм тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә сүз бирде.
Быел смотр-конкурста катнашуга барлыгы 202 гариза тапшырылган булган. Конкурста катнашучыларны бәяләгәндә, аерым алганда, муниципаль берәмлек составына кергән торак пунктлар санына, аларның район үзәгеннән ераклыгына, авыл җирлегенең даими яшәүче халкының уртача еллык санына, җан башына каралган салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәргә, мөгезле эре терлек санына, бер кешегә торак тапшыру күләменә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урыннарда программаларның гамәлгә ашырылу тизлегенә, гражданнарның үзмәшгульлегенә теләктәшлек итүгә, авыл җирлегенең төзекләндерү, ямьләндерүгә тотылган чыгымнарына, криминоген вәзгыятькә, социаль-мәдәни һәм спорт тормышына игътибар бирелгән. Шәһәр округлары өчен муниципаль учреждениеләрнең эшчәнлек күрсәткечләре исәпкә алынган.
Нәтиҗәдә, бәйге лауреатлары дип 93 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе табылган. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов бүген җиңүчеләргә 93 “Шевроле Нива” җиңел автомобиле һәм 7 “Форд Транзит” микроавтобусы ачкычлары тапшырды.
Тантанадан соң чарада катнашучылар “Корстон” комплексында үткәреләчәк ТР Муниципаль берәмлекләр советы X корылтаена юл тотты.