Минсәгыйт Шакиров яңадан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп сайланды

2015 елның 25 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп яңадан Минсәгыйт Шакиров сайланды. Аның кандидатурасын яклап бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съездында барлык делегатлар да тавыш бирде. 

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.

Съездда муниципаль берәмлекләрдән барлыгы 955 делегат катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады, ул чыгышында республика муниципаль берлекләренең мөһим проблемаларына кагылды. 

«Ышанып әйтергә була, Татарстан Республикасында муниципаль хакимият ныклап урнашты», - диде Минсәгыйт Шакиров.

Ул катнашучыларның игътибарын Татарстанның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә башлыкларның еш алмашуына, урыннарда гидротехник корылмаларның муниципаль милеккә рәсмиләштерү, республиканың кайбер районнарында терлек саны кимү мәсьәләләренә юнәлтте.  

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе милләтара һәм диниара татулыкны ныгыту мәсьәләләренә, республика шәһәрләрендә һәм авылларында этникара мөнәсәбәтләрне профилактикалау эшенә тукталды.

Минсәгыйт Шакиров җирле үзидарә органнарында юридик белеме булган әзерлекле белгечләрнең җитмәве проблемасын да күтәрде. 2015 елның беренче яртыеллыгында прокурорлар тарафыннан җирле хакимиятләрнең 2 мең норматив актына карата каршылык белдерелгән, диде ул.

Минсәгыйт Шакиров шулай ук җирле бюджетлар үтәлеше турында (11 ай эчендә – 93,9%), салым һәм салым булмаган керемнәрнең арту темплары турында сөйләде.

2016 елда әйләнә-тирә мохитка тискәре йогынты өчен җыемнарда муниципаль берәмлекләр өлеше 40тан 55%ка кадәр артачак, дип белдерде ул. 

Урыннарда гидротехник корылмаларны муниципаль милеккә рәсмиләштерүгә килгәндә исә, Минсәгыйт Шакиров җирле үзидарә органнарын бу мәсьәләгә җитди карага өндәде. 717 гидротехник корылманың 250дән артыгына гына милек хокукы рәсмиләштерелгән.

Минсәгыйт Шакиров шулай ук искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин илкүләм дәрәҗәдә куйган бурычларның берсе – 2020 елга без үзебезне тулысынча азык-төлек белән тәэмин итәргә тиеш.   

Урыннарда бу юнәлештә җитди эш алып барыла. Аерым алганда, 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында закон эшләячәк. Тулаем 2016 елда шушы максатларга 326 млн. сум җибәреләчәк.

Минсәгыйт Шакиров шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 2015 елда планлаштырылган барлык социаль программаларның гамәлгә ашырылуы өчен рәхмәт белдерде, аеруча – авыл җирендә.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада авыл советларына капиталь ремонт программасы формалаштырылган.

Законнардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съездында Совет атамасына үзгәреш кертелде. Ул хәзер «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе дип аталачак

Аннары депутатлар Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчелеген сайлау буенча тавыш бирделәр. Съезд башланганчы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре делегацияләре вәкилләренең киңәшмәсе узган иде, анда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе урынына Минсәгыйт Шакиров кандидатурасы күрсәтелгән. Бу кандидатураны яклап, съезддагы депутатларның барысы да тавыш бирде.

Съезд кысаларында республика муниципаль бергәлеге вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International