Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр съезды – ел саен без очраша торган, муниципалитетларның мөһим проблемаларын хәл итә һәм яңа бурычлар куя торган бик шәп мәйданчык. Бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр унынчы съездындагы чыгышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул сүзләрдән башлады.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда республика муниципаль берәмлекләреннән 955 делегат катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады.
«Икътисадый ситуациянең катлаулы булуын исәпкә алып, безгә узып баручы елга йомгак ясарга һәм 2016 елга бурычларны билгеләргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел узган сайлаулар турында монда күп сөйләделәр, без җитди имтихан бирдек – һәрберегез шул юлны узды, шул исәптән мин дә, без халыкның гаять зур ышанычын алдык, бу безгә бик олы җаваплылык өсти».
Узып барган елның төп вакыйгалары дип, ТР Президенты Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларны, Су спорт төрләре буенча ХVI дөнья чемпионатын уздыруны атады.
Казанда Су спорт төрләре буенча ХVI дөнья чемпионатын уздыруны Рөстәм Миңнеханов республика өчен, аеруча аның башкаласы өчен бик мөһим чара дип атады. Ул әлеге вакыйганың әһәмиятен белдерерлек бары тик бер генә сан китерде. Чемпионат ярышларын трансляцияләүне 6,8 млрд. кеше караган, диде Рөстәм Миңнеханов, бу рәсми рәвештә расланган сан, бөтен дөньяда безне һәм республикабызны күпме кеше белгән.
«Ел җиңелләрдән булмады, шуңа да карамастан, без аны уңышлы тәмамлыйбыз. Тулай төбәк продукты быел 1 трлн. 800 млрд сум тәшкил итә. Без − илебезнең сәнәгать өлкәсендә әйдәп баручы төбәкләренең берсе, әмма безгә әле бик җитди эшләргә кирәк», – дип өндәде республика җитәкчесе съездга җыелучыларны.
Татарстан – сәнәгать җитештерүе буенча илнең алдынгы төбәкләреннән берсе, без бишенче урында барабыз, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча – өченче урын, төзелеш күләмнәре буенча – беренче бишлектә, авыл хуҗалыгы үсеше буенча – өченче урында, бу республикабыз потенциалының югары булуын күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов.
Нефть табуга килгәндә, республика 33 млн. 600 мең тонна кара алтын чыгарган. Рөстәм Миңнеханов киләсе елга да бу күләмне киметмичә, 34 млн. тоннага якынаерга кирәк дигән максат куйды.
«Нефть запасы алдагы 100-200 елга җитәчәк, әмма аны табу бездән яңа технологияләр файдалануны таләп итә. Моның өчен безгә белгечләр кирәк булачак, алар белән безне нефтьчеләрне укытып чыгара торган институт тәэмин итә ала. Нефть табу гына аз, аны эшкәртү − безнең төп максат. Хәзерге вакытта без үзебез чыгарган нефтьнең 50 процентын эшкәртәбез. Якын киләчәктә яңа җиһаз урнаштырачакбыз һәм 22 млн тонна нефть эшкәртү мөмкинлеге булачак», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, «төп бурыч – нефть чыгару гына түгел, республика территориясендә максималь өстәлгән бәяләрне тәэмин итү дә».
«Әгәр бүген без чыгарылучы нефтьнең 50%ын эшкәртәбез икән, перспективада яңа җайланмаларны эшләтеп җибәрсәк, Татарстанда кимендә чыгарылган нефтьнең 22 млн. тоннасы эшкәртеләчәк», - диде ул.
Республика социаль программаларын гамәлгә ашыруга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2015 елда Татарстанда 2,4 млн. кв. м торак төзеләчәк, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә килгәндә исә, 172 торак йорт файдалануга тапшырылачак. Республикада 2015 елда 76 яңа балалар бакчасы төзелде, 162 универсаль спорт мәйданчыгы корылды, 42 авыл клубы төзелде, 1029 күп фатирлы йортка, 28 яшүсмерләр клубына, 14 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясалды. Авыл районнарында урамнарны яктырту, электр линияләрен ремонтлау, каты өслекле юллар салу эше дәвам итә.
2016 елда барлык республика социаль программалары дәвам итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Җитди казанышлар арасында Татарстан Республикасы Президенты халыкның табигый артуын атады. 2015 елның 11 ае эчендә халык саны 9131 кешегә арткан. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында.
Муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов миграцион сәясәткә игътибар итәргә өндәде. Республикага килүче мигрантларның күбесе – уңай кешеләр, алар арасында республикабызга традицион булмаган дини карашлар алып килүчеләр дә бар.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген республикада гомер-гомергә яшәп килүче төп конфессияләрне хупларга, дини яктан теләсә нинди агрессив күренешләрне тамырдан юк итәргә кирәк.
Хокук тәртибен һәм законлылкны тәэмин итүгә килгәндә исә, полиция хезмәткәрләре санын оптимальләштерү ситуациягә тискәре йогынты ясаячак, дип саный Татарстан Республикасы Президенты, монда хокук тәртибенең иҗтимагый пунктлары полицейскийлар җитмәүне компенсацияләүдә өлешчә ярдәм булырга мөмкин. Сезнең актив позициядән башка бу мәсьәләне хәл итү катлаулы булачак, диде ул муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермер хуҗалыклары вәкилләре «Лизинг-грант» программасында актив катнашырга тиеш. Мондый грантлар гомуми санның кимендә 30%ын тәшкил итәргә тиеш, диде ул.
Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты республика муниципаль бергәлеге вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.