Казанда республика Яңа ел Чыршысы узды

2015 елның 25 декабре, җомга

Бүген “Татнефть арена” боз сараенда Татарстан Президенты Чыршысы үткәрелде. Тантанада республика мәктәпләрендә белем алучы 7 меңләп укучы катнашты. Шулардан 1 меңе – Казаннан, 2 меңе – республиканың башка муниципаль берәмлекләреннән, тагын 4 меңләбе – Татарстанның фән олимпиадаларында, фестивальләрдә, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаганнар, уку алдынгылары, балалар һәм ижтимагый оешмалар лидерлары, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле балалар.

Шунысы игътибарга лаек: быел Республика Чыршы бәйрәменә 15 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә, сценарий “Яңа елның туган көне” темасына багышланды. Иң элек ТР Президенты Чыршысының 2001 елдан бирле уздырылып килгән тамашалары хронологиясе тәкъдим ителде – экранда бәйрәм мизгелләрен чагылдырган фотолар күрсәтелде.

Бәйрәм әкиятен сәхнәләштерүдә исә меңләп кеше катнашты. Алар арасында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль-хәрәкәте вәкилләре, “New kids”, “Немальчишки” җыр коллективлары, “Шарм” шоу-театры, “Мгновение”, “Дорога из города”, “Татарстан”, “Dance Life” бию коллективлары һ.б. бар иде.

Тамашада төп рольләрнең берсен “Голос. Дети” телепроекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова башкарды. Ул фигуралы шуу белән шөгыльләнүче, киләчәктә спорт үрләрен яуларга максат куйган Артем һәм IT-чыршы уйлап табарга хыялланучы Данила белән дуслашты. Әмма Яңа елга юл бирергә теләмәгән, кешеләрдә яхшы сыйфатлардан бигрәк начарларын гына күргән Иске ел алдау юлы белән бу дуслыкка каршы төште. Бәхеткә, Кыш бабай белән Кар кызы Яңа елга ярдәмгә килде.

Тамашада быел республикабыз тормышында күңелле хатирәләр калдырган вакыйгалар тезмәсеннән гыйбарәт видеоролик та күрсәтелде. Аерым алганда, яшь тамашачыларга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү, Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты, Татарстанның “Зенит” һәм “Динамо” волейбол командаларының Россия чемпионатында җиңүе, ТР Президентын сайлау кебек истәлекле мизгелләр тәкъдим ителде. Әкият ахырында тормышның матурлыгына ышана, кешеләрнең яхшы сыйфатларын күрә башлаган Иске ел Яңа елга юл биреп, Кырымга лаеклы ялга китәргә карар кылуы турында әйтте. Әмма, киткәнче, үзе кылган ялгышны төзәтте. Нәтиҗәдә, Сәидә, Артем һәм Данила кабат дуслашып, хыялларын тормышка ашырды – кумирлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Данила уйлап тапкан IT-чыршы исә сәхнә түрендә пәйда булды. Шуннан соң Кыш бабай белән Кар кызы чыршының утларын кабызды һәм балаларны Яңа ел белән тәбрикләде.

Моннан тыш, тамашада “Голоса большой страны” фильмы йолдызлары – “Голос” телепроекты финалистлары Тина Кузнецова, Илья Киреев, Мариам Мерабова катнашты. Сүз уңаеннан, әлеге фильм бүген Казанда премьера алды рәвешендә күрсәтелә. Аның премьерасы исә 7 гыйнварга билгеләнгән.

Җыр һәм бию коллективларыннан тыш, бәйрәмне ТР фигуралы шуу мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгышлары бизәде, шулай ук һава гимнастикасы элементлары тәкъдим ителде.

Тамаша тәмамлангач, балаларны котларга дип, сәхнә түренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Ул бүгенге бәйрәмгә яхшылардан яхшыларның җыелуын билгеләп, без сезнең белән горурланабыз, диде. “Без бүген быел республикабызда уздырылган вакыйгаларны чагылдырган видеороликны карадык. Чынлыкта, бу – барлык булган вакыйгаларның бер өлеше генә. Без барыбыз да яраткан Татарстан Республикабызда яшәвебез, эшләвебез, белем алуыбыз белән горурланабыз. Киләчәк турында сүз йөрткәндә, без һәрвакыт кеше капиталын күз уңында тотабыз. Көндәшлеккә сәләтлелегебез сезне киләчәк тормышка ничек әзерләвебездән тора", – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада гамәлгә ашырыла торган программалар мәктәпне реформалаштыруга, искиткеч югары мәктәп, инновацион структуралар булдыруга хезмәт итә. Әлбәттә, алар инновацияләр, мәгариф системасын камилләштерүгә генә кайтып калмый – әйләнә-тирә мохитне уңай якка үзгәртү, тормышыбызны матур һәм кызыклы итү өчен күп эшләр башкарыла. Нәтиҗәләр дә юк түгел. Ул Татарстан укучыларының төрле өлкәләрдә уңышка ирешүенә игътибар юнәлтеп, алар арасында Россия һәм халыкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, иҗади фестивальләр лауреатлары, спорт остасына кандидатдар, шулай ук спорт осталары бар, дип санап үтте. Рөстәм Миңнеханов укучыларга мөрәҗәгать итеп: "Сез – Татарстанның киләчәге. Төп нигез исә – ул гаилә, сезнең әти-әниләрегез һәм, әлбәттә, остазларыгыз, укытучыларыгыз. Аларга да бик зур рәхмәт”, – диде.

Республика башлыгы фикеренчә, Татарстанда яшәү рәхәт, уңайлы булсын өчен, бу динамиканы саклау гаять мөһим.

“2016 ел безнең өчен уңышлы булсын! Ә моның өчен укырга, хезмәт куярга һәм иң яхшылары булырга туры киләчәк. Барыгызга да исәнлек-саулык телим, киләчәктә дә Яңа елларны шушылай матур итеп каршыларга насыйп булсын!” – дип Президент укучыларны якынлашып килгән бәйрәм белән тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International