Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

2015 елның 27 декабре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә Париж Коммунасы, Мәскәү, Тихомирный, Һ.Такташ һәм башка урамнарда яңа объектлар төзү проектлары тәкъдир ителде. Татарстан  Президенты шәһәр архитектурасын яңа биналар бозмасын өчен төзүчеләр эшен әйбәтләп күзәтергә һәм тикшереп торырга кушты. 

Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли-мәдәни үзәге белән янәшә күп катлы җир асты парковкасы проектына аерым тукталды, аның сүзләренчә, бу корылма шәһәр үзәген автомобильләрдән шактый арындырачак. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләп үткәнчә, «Казан» ММҮ – туристлар яратып йөри торган урын, шуңа күрә төзү эшләре вакытында бинага керү юлын япмаска һәм турфирмаларга һәм экскурсоводларга Казанның Меңьеллыгы музеена керү режимын җиткерергә кирәк.      

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казанның тарихи үзәгендә барлык төзелеш гамәлләре республика җитәкчелеге белән килештерелергә тиеш.   

Ул шулай ук транспорт коллапсы булдырмас өчен төзүчеләргә кирәкле чаралар күрергә кушты.

Аннары Рөстәм Миңнехановка кайбер тарихи объектларны реконструкцияләүнең барышы турында сөйләделәр, шул исәптән Галиев йорты һәм Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры бинасы. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, алар барысы да үзләренең тарихи кыяфәтләренә мөмкин кадәр туры килергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов барлык тәкъдим ителгән проектларны хуплады, әмма,  бары тик экспертлар комиссиясе һәм Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештергәннән соң гына эшкә керешергә кирәк, диде. 

Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International