Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика дәрәҗәсендә мәдәни мирас объекты - Изге Рух төшүе чиркәвендә булды. Бүген биредә гыйбадәт кылу чаралары узды.
Гыйбадәтханә 1731-1735 елларда Сукно бистәсендә төзелә һәм революциягә кадәр Казанда иң зурларның берсе була, 4 меңгә кадәр кеше сыйдыра. Чиркәү шәһәрләрдә булган эре янгыннарның берсендә дә зыян күрми.
Гыйбадәтханә Татарстанда архитектура һәм тарихи яктан бик әһәмиятле. Аерым алганда, нәкъ менә биредә киләчәктә бөек опера җырчысы булачак 9 яшьлек Федор Шаляпин чиркәү хорында җырлый.
Советлар заманында гыйбадәтханәне талыйлар, аның зиннәтле эчке бизәлеше, гөмбәзе һәм баскычлы чиркәү манарасы юк ителә. 1930 елдан аны клуб урынына кулланалар, аннан биредә курчак театры була.
2012 елда бинаны Рус Православие Чиркәвенә кайтаралар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә быел наябрь аенда төзекләндерелгән гыйбадәтханә яңадан мәхәлләсенә ишекләрен ача.
Бүген көннең беренче яртысында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан чиркәүне изгеләндерү чарасын үткәрде. Чара тәмамлануга бирегә Рөстәм Миңнеханов килде. Ул руханилар һәм чиркәүгә килгән кешеләр белән аралашты, аларны чиркәү ачылуы белән котлады. "Миңа бүгенге гыйбадәт кылу чарасы 85 елдан соң беренче мәртәбә уздырыла диделәр. Күп еллар үткән, - дип билгеләде ул. - Без бергә бу көнгә якынлаштык. Чиркәүне ачу - республикабыз өчен гаять зур вакыйга".
Татарстан митрополиясе башлыгы Феофан, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты сүзләренчә, алга таба Казанда Казан Изге ана иконасы соборын төзү максаты тора.
Татарстан Президенты белән чиркәүгә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР икътисад министры Артем Здунов һәм башкалар килде.