Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SPEC компанияләр төркеменең яңа заводы эшчәнлеге белән танышты.
Аны заводка SPEC комапнияләр төркеме хуҗасы Зәфәр Әль Шәйх әфәнде чакырган иде.
Яңа производство Дубайдагы «Җәбәл Али» ирекле икътисадый зонасы территориясендә урнашкан.
Рөстәм Миңнехановка SPEC компаниясенә АКШта нигез салынуы һәм эшчәнлеген шунда башлап җибәрүе турында сөйләделәр, хәзерге вакытта компаниянең БГӘдә, Гыйракта, Пакистанда, Нигериядә, Бангладешта проектлау, җитештерү куәтләре һәм вәкиллекләре бар. Компания җитештерүне проектлаудан алып монтажлауга кадәр эшләр башкара һәм җайланмаларны шунда килеш эшләтеп тә җибәрә, үзенең заказчыларына компания югары Көнбатыш стандартларын һәм технологияләрен куллануны гарантияли, компания эшчәнлеге сертификацияләнгән. Белгечләр нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртү тармаклары, нефть химиясе, шулай ук авыл хуҗалыгы өчен җайланмалар проектлый, җитештерә һәм монтажлый.
Очрашу барышында Зәфәр Әль Шәйх әфәнде, Россия Федерациясе төбәкләренең берсе – Татарстан Республикасы белән партнерлык мөнәсәбәтләренә таянып, Россия базарына чыгу белән кызыксынуын белдерде.
Якын араларда Зәфәр Әль Шәйх әфәнденең Татарстан Республикасы территориясендә уртак предприятиеләр булдыру, җитештерү куәтләрен оештыруга һәм булдыруга инвестицияләр кертү перспективалары турында фикер алышу максатларында республикага эш сәфәре көтелә.