Рөстәм Миңнеханов: Беренче чиратта без балалар сәламәтлеге турында уйларга тиеш

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә социаль куркынычлык зонасында булган гражаннар белән эш буенча профилактика төркемнәре нәтиҗәлеге турында сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР Премьер-министрының юеренче урынбасары Алексей песошин катнашты. 

Доклад белән ТР гражданнар оборонасы эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин чыгышә ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты указы нигезендә янгын куркынычлыгы өлкәсендә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр белән профилактика эшен уздырыла. Узган атна дәвамында белгечләр 1350 күп балалы һәм 600 имин булмаган гаиләләрдә булды. Кайберләре буенча балаларын гаиләдән алу турындагы карарлар кылынды. Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, әлеге эш дәвам итә, бу эштә шулай ук полиция, җирле хакимият органнары вәкилләре һәм социаль хезмәткәрләр катнаша. 

Бу мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, җылылыкны сүндерү турындагы карарлар кабул иткәнче, балалар сәламәтлегенә тәэсире турында уйларга кирәк.

"Гаиләдә кече яшьтәге балалар булганда без газны болай гына сүндерә алмыйбыз. Билгеле, бу катлаулы гаиләләр, төрле ата-ана була. Ләкин балалар гаепле түгел, ә без, беренче чиратта, аларны кайгыртырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Рафис Хәбибуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, 17 сеннән 18 нче январь төнендә һава торышының чираттагы начарлануы: кар явуы, 20 м/с көчле җил һәм юлларда бозлавык көтелә. 

Министр искәрткәнчә, 13 январьдә Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет утырышында һава торышы катлаулы булган очракта "ГЛОНАСС" кабул итүче җиһазлары эшләмәүче мәктәп автобусларын файдалануны тыю турындагы карар кабул ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International