Идел буе федераль округында атмосфераның пычрану дәрәҗәсе 12,5% ка кимегән

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Идел буе федераль округында табигатьтән файдалану проблемалары турында бүген Идел буе федераль төбәкләре буенча Россия табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең округлар һәм идарәләр буенча департаментының киңәйтелгән киңәшмәсендә фикер алыштылар.

Киңәшмә Казанда "Корстон" комплексында узды. Анда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Олег Машковцев, Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, Идел буе федераль округы буенча Россия табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте департаменты башлыгы Анатолий Шаталов катнашты.

Идел буе федераль округы территориясендә 13 меңнән артык объект бар, алар федераль экология күзәтчелеге карамагында. Монда Россиянең үзәк су артериясе – Идел елгасы урнашкан. Шул сәбәпле тиешле органнарга үзләренең хезмәт вазифаларын башкаруда иң зур җаваплылык төшә.

Артем Сидоров сүзләренчә, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның шәхси күзәтүендә тора.

Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, республикада узган ел парк һәм скверларны яңарту елы буларак узды. 142 парк һәм сквер яңартылды, инвестицияләр күләме 2 млрд. сум тәшкил итте.

“Татарстан Президенты тарафыннан бу эшне дәвам итү һәм 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан итү турында карар кабул ителде, - диде Илдар Халиков. – Бу максатларга бюджеттан 2 млрд. сум акча бүлеп бирелде. Бүгенге киңәшмә барыбыз бергә хәл ителәсе проблемалар турында фикер алышырга мөмкинлек бирә”.

Олег Машковцев Михаил Бабичның сәламләү сүзләрен укыды, анда хәзерге шартларда әйләнә-тирә мохитне саклау дәүләтнең социаль-икътисади үсеше дәрәҗәсенең мөһим күрсәткече булып тора, диелгән иде.

РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты экология мәсьәләләренә зур игътибар бирә, дип өстәде Олег Машковцев. Округ территориясендә илнең барлык сәнәгать җитештерүенең 25 %ы тупланган. Техноген йөкләнеш күләменең артуы округ халкын борчымый калмый.

“Соңгы 3 елда округта төбәк тулай продукт күләме 21,6 % ка арткан. Шуның белән бергә атмосфераның пычрану дәрәҗәсенең 12,5% ка кимүе күзәтелә. Округта экологик проблемалар күп. Аларны хәл итү өчен тиешле чараларын күрү кирәк”, - дип йомгаклады Олег Машковцев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International