Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
EFES төркеме Казан солод җитештерү комплексында яңа производство мәйданын эшләтеп җибәрде
2010 елның 20 мае, пәнҗешәмбе
Бүген EFES компанияләр төркеме Казандагы солод җитештерү комплексында яңа производство мәйданын эшләтеп җибәрде. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Хәлил Акынҗы, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута, EFES компанияләр төркеменең Россиядәге генераль директоры Йүксәл Гюкбулут, Anadolu Group холдингының Директорлар советы рәисе һәм башкаручы директоры Тунҗай Озилхан, EFES Beer Group президенты Алехандро Хименез һ.б. катнашты.
EFES төркеме Ауропаның сыра кайнатучы компанияләре арасында -5 нче, дөнья күләмендә 14 нче урын алып тора. Аның җитештерү базасы Төркия, Россия, Казахстан, Молдова, Сербия һәм Грузиядәге 16 сыра кайнату компаниясен, шулай ук Беларусь һәм Әзәрбәйҗандагы бүлекчәләрне берләштерә. EFES төркеменең Россия базарында эшли башлавына инде 10 ел тулды. 2006 елның октябрендә исә аның составына Казанның “Кызыл Шәрык” сыра кайнату заводы һәм солод җитештерү производстволары да керде. Казан комплексы EFES компанияләр төркеме составын керү белән, биредәге предприятиеләрдә технологик процессларны модернизацияләү һәм оптимальләштерү башланган иде. Сыра кайнату производстволарының солодка (шыттырып киптерелгән арпа яки арыш оны) ихтыяҗлары арту сәбәпле, җитәкчелек сыра кайнату өчен кирәкле булган әлеге төп чимал җитештерүне арттыру, Казан солод комплексы базасында яңа җитештерү мәйданын ачу хакында карарга килде.
Яңа производствоны җайга салу эшләре 2007 ел ахырында башланган иде. Шушы вакыт эчендә Казан комплексына “Buhler” маркалы яңа җиһазлар урнаштырылган. Моннан тыш, EFES компанияләр төркеме сыра кайнату өчен яраклы арпаны кабул итү, чистарту һәм саклау өчен яңа җиһазларны кулланылышка керткән. Хәзер элеваторның ашлык саклау бүлеге 19,5 тонна арпаны сыйдыра ала.
EFES компанияләр төркеменең Россиядәге генераль директоры Йүксәл Гюкбулут Казан солод җитештерү комплексында яңа җитештерү мәйданын эшләтеп җибәрүне тармак өчен гади булмаган чорда гамәлгә ашырылучы масштаблы проект дип бәяләде. “Икътисади кыенлыкларга карамастан, без солод җитештерүне үстерүгә инвестицияләр салуны дәвам иттек. Бу инициативаның якын араларда үзен аклаячагына ышанабыз. Сыра кайнату заводын үзендә җитештерелгән солод белән тулысынча тәэмин итү, EFES компанияләр төркеменең Россия базарында позицияләрен ныгытуга китерәчәк”, -ди ул. Генераль директор компапнияләр төркеменең Татарстанга алга таба да инвестицияләр салуны дәвам итәчәген ышандырды.
Солод җитештерүче бу яңа производство мәйданына җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 28,5 млн. доллар тәшкил итә. Бу модернизация Казан солод комплексының еллык җитештерү егәрлеген 45 мең тоннага арттыру мөмкинлеген бирә. Шул рәвешле, проектны гамәлгә ашыру EFES ның Россиядә солод җитештерү куәтләрен 175 мең тоннага җиткерәчәк, компания үзенең Россиядәге сыра заводларын тулысынча бу стретегик чимал белән тәэмин итә алачак.
“EFES компанияләр төркеменең уңышында Россиядәге производстволарның өлеше бик зур. 2009 ел ахырына безнең Россиягә салынган инвестицияләр күләме 1 млрд. долларга якынлашты. Россия сыра базары безнең өчен стратегик әһәмияткә ия. Алга таба бу хезмәттәшлек тагын да киңәер”, -ди Anadolu Group холдингының Директорлар советы рәисе һәм башкаручы директоры Тунҗай Озилхан. Ул Россиядәге производствода Казан солод комплексының әйдәп баручы роль уйнавын ассызыклады. 2009 елда Казан комплексында 392 млн. литр сыра җитештерелгән. Биредә эшләүчеләр саны 585 кә җиткән. Бу, үз чиратында, җитшетерү куәтләрен арттыруга этәрә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз