Татарстан Премьер-министры Төркмәнстан делегациясе белән очрашты

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков V Азия уеннарына әзерлек буенча башкарма комитет рәисе Даянч Гулгельдиев җитәкчелегендәге Төркмәнстан делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Зур делегация кичә Казанга киң күләмле спорт чаралары уздыру тәҗрибәсен өйрәнү өчен килде. Искә төшерәбез: 2017 елда Ашхабадта V Азия уеннары узачак.

Илдар Халиков ассызыклаганча, Төркмәнстан Татарстанның стратегик партнеры булып тора, ә Азия уеннарына әзерлек кысаларында хезмәттәшлек ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү буенча мөһим юнәлеш булачак.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, 2013 елгы Универсиада һәм 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырганда Татарстанда киң күләмле спорт ярышларын оештыру буенча шактый тәҗрибә тупланды.

"Без сезгә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер. Безнең белгечләр логистика, медицина ярдәмен оештыру, куркынычсызлык һәм башка бик күп сезне кызыксындырган мәсьәләләр буенча тулы мәгълүмат бирәчәк. Моннан тыш, без норматив документлар буенча зур эш башкардык, чөнки таможня һәм ил чигенә кагылышлы эшләр өстәмә норматив документлар таләп итә", - дип өстәде Илдар Халиков.

Даянч Гулгельдиев Татарстан җитәкчелегенә Төркмәнстан делегациясе килүне оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, алар әһәмиятле очрашулар уздырган, аерым алганда, Спорт проектлары башкарма дирекциясенең эш алымнары белән танышканнар. V Азия уеннарын уздыруда Татарстан тәҗрибәсе ярдәм итәчәк, дип ассызыклады ул һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International