Рөстәм Миңнеханов Томски инновация форумы эшендә катнашты

2010 елның 21 мае, җомга
“Инновацияле технологияләр өлкәсендә федераль хакимиятнең игътибарын Мәскәүгә генә түгел, төбәкләргә дә юнәлтергә кирәк”. Бүген Томскида XIII Innovus инновация форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде.

Быелгы форумның төп темасы төбәкләрнең инновацияләр өлкәсендә лидерлыгы белән бәйле. Җыенда РФ дәүләт хакимияте вәкилләре, яшь галим-инноваторлар, төбәк җитәкчеләре, студентлар катнаша.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов форум ачылышында һәм “Яңа унъеллык чакыруы: төбәк инновацияле экосистемасын төзү” дигән пленар утырышта катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Форумда катнашучыларны РФ Президенты Дмитрий Медведев исеменнән сәламләгән Президент киңәшчесе Аркадий Дворкович белдергәнчә, Томски фәнни-тикшеренү институтлары, университетларының Россиядә инновацияләр моторы була алачагына шик юк. Аның сүзләренә караганда, бүген ил табигый байлыклардан гына түгел, интеллекттан, югары сыйфатлы белемнән дә файда алырга тиеш. Илдә инновацион үсеш приоритетларның берсе итеп куелган. Бүген Россиядә инновацияләр үсеше өчен гомуми шартлар булдыру, конкрет проектлар эшләү белән шөгыльләнәләр. Якын араларда илдә иннновацияле үзәкләрнең зур челтәре барлыкка киләчәк. Аркадий Дворкович ассызыклаганча, аларда Сколковода эшләнгән идеяләр файдаланылачак.

РФ Премьер-министры Владимир Путин сәламләвен форум делегатларына Томски өлкәсе губернаторы Виктор Кресс җиткергән. Россия һәм аның төбәкләре үсешендә актуаль бурычларның берсе икътисадны модернизацияләү белән бәйле. Ил Хөкүмәте рәисе мөрәҗәгатендә искәртелгәнчә, федерациянең күпчелек субъектларында инновацияләрне нәтиҗәле куллану тәҗрибәсе тупланган, алар бу процессның лидерларына, уникаль идеяләр, технология һәм эшләнмәләр үзәгенә әйләнә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның форум делегатлары алдында ясаган чыгышының төп темасы Татарстанда махсуслаштырылган инновацияле мәйданнарны үстерү, республика икътисадына инновацияләр кертү булган.

Форум кысаларында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясен төзү турындагы Меморандум имзаланачак. Новосибирски, Томски, Иркутски Калуга өлкәләре, Пермь, Красноярский крайлары, Татарстан һәм Мордовия бу ассоцияция составына керергә инде теләк белдергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International