Татарстанда чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600 дән артык чәчкү комплекслары файдаланышта була

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600 дән артык чәчү комплекслары һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы файдаланышта була. 

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә техниканы әзерләү турында хәбәр итте. Республика хуҗалыкларының ремонт базаларын 690 һөнәрханә һәм 773 җылытыла торган ремонт пунктлары тәшкил итә. Ремонт эшләре белән 3 мең механизатор һәм слесарь шөгыльләнә. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, төп йөкләнеш чәчү комплексларына туры килә. 

Ул искәрткәнчә, 2016 елның 20 гыйнварына тракторларның 70 проценты ремонтланган. Шул ук вакытта хәзер иң кыйбат һәм күп эш таләп итүче, махсус предприятиеләрдә төзекләндерү таләп итүче ремонт эшләре калды.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, берничә хуҗалыкта техника белән тәэмин ителеш аеруча түбән дәрәҗәдә кала. Ул хуҗалыкларны гамәлдәге программаларда активрак катнашырга, шул исәптән лизингта да актив катнашырга өндәде. 

Марат Әхмәтов искә төшергәнчә, 2015 елда Татарстанда техник модернизацияләү программасы буенча 800 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе 5,8 млрд. сумга 5 мең берәмлек техника һәм җиһаз сатып алды һәм 1,9 млрд. сум күләмендә бюджет ярдәмен "60х40" схемасы буенча алдылар. 

"Росагролизинг" АҖ аша федераль лизинг буенча 600 млн. сумга 2 мең берәмлек техника алдылар.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2016 елда авыл хуҗалыгы техникасын "60х40" схемасы буенча сатып алу программасына 2 млрд сум бүленгән. 

2016 елда республикада гаилә фермаларын, авыл хуҗалыгы кооперативларын, яшелчә һәм җиләк кластерларын, газ-мотор техникасын субсидияләү дәвам ителә.  

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләренә әзерләнү буенча берничә мәсьәләгә игътибар итте. 

Вакыт күп калмады, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм импортны алыштыруга аеруча игътибар итәргә кирәк - бу авыл хуҗалыгы техникасын запас өлешләр белән тәэмин итүгә һәм ремонталуга карый. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген предприятиеләр импорт техникасына өлешләр җитештерүне үзләштерәләр, бу яхшы нәтиҗәләр бирәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International