Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «Волга» яшьләр үзәге территориясендә урнашкан, уен залы һәм йөзү бассейны булган «Волга» универсаль спорт комплексында булды.
Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Халыкара йөзү федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Хулио Маглионе, Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар озата йөрде.
Татарстанда бассейннар төзү эшенең барышы хакында Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры сөйләде. Владимир Леонов сүзләренчә, бүген республикада 184 бассейн уңышлы эшләп килә, шуларның 8е үткән ел төзелгән. Быел тагын өч бассейн кору планлаштырыла. Шулай ук Татарстанның спорт инфраструктурасында 12 бассейн бар, алар Олимпия дәрәҗәсендәге ярышларны кабул итә ала. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2016 елда Казанда берничә спорт чарасы узачак, аерым алганда, яшүсмерләр арасында синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге.
Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа спорт комплексын карап чыкты. Бинада 5 йөзү юлы булган егерме метрлык бассейн һәм балалар өчен кече бассейн урнашкан. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты тренажер залда, төркем программалары өчен билгеләнгән бүлмәләрдә һәм спортның уен төрләре залында булды.