Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин муниципалитет җитәкчесе булып өч ел эшләгәннән соң үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Аның отставкасы өчен районның чираттан тыш сессиясендә Совет депутатлары тавыш бирде. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Салым хезмәтенә 2024 ел өчен керемнәр турында декларация тапшыру өчен бер атна вакыт калды. Кампания нәтиҗәләре буенча Татарстан казнасына барлыгы 5 млрд сумнан артык акча керергә тиеш. Декларацияне кем тапшырырга тиеш һәм салым законнарында нинди үзгәрешләр булды, дип сөйләде Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.