Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ведомствоның йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан таможнясы эшчәнлегенә бәя бирде. Бу чарада шулай ук Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Илдар Халиков үз чыгышында билгеләгәнчә, бүген республика алдында мөһим бурычлар тора: начар вакыйгаларның Татарстан икътисадына йогынтысын киметү, түләүләрне үз вакытында башкарү, инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен түбән төшермәү. Бу максатка ирешүнең төп ысулы – икътисадның тотрыклы үсешенә ирешү. Бу шартларда таможня хезмәткәрләренә законнарны төгәл үтәргә, таможня операцияләренә контроль һәм Татарстан товар җитештерүчеләре өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк, дип ассызыклады ул.
“Таможняның эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең контроль күрсәткечләре узган ел дәвамында башкарылды. Федераль бюджетка 22 млрд. сум күчерелгән (2014 елга караганда 15%ка күбрәк), таможня түләүләрен күчерү буенча план йөкләмәләре 107%ка (Идел буе федераль округы таможня хезмәткәрләре күчергән түләүләрнең 22 проценты) үтәлгән”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков ассызыклаганча, 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырганда таможня җайга салынган нәтиҗәле эше белән үзен яхшы яктан күрсәтте.
“Бүген сез иң заманча мәгълүмати технологияләр кулланучы федераль таможня хезмәте бүлекчәләренең берсе, бу куелган бурычларны нәтиҗәле башкаруга яярдәм итә. Бу өлкәдә лидерлык позициясен сакларга кирәк ”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.
Агымдагы елга төп бурыч буларак Илдар Халиков сәнәгать җитештерүен һәм базар күләмнәрен саклауны, республикада яхшы инвестицион климат булдыруны һәм таможня эшләрен “Иннополис” МИЗ администрациясе белән координацияләүне атады.
ТР Премьер-министры шулай ук Казан логистика почта үзәген үз вакытында файдалануга тапшырырга кирәклеген билгеләде, ул Россия бердәм почта системасының 8 зур оешмаларының берсе булачак. Бу учреждение ачылу корреспонденциянең адресатка килеп җитү вакытын шактый кыскартачак, диде ул.
Алга таба Татарстан Премьер-министры ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.