Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккейчыларына ТР Президентының рәхмәт хатларын тапшырды

2010 елның 26 мае, чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" командасының КХЛ Чемпионатында җиңүен чын триумф итеп атады. Ул хакта ул бүген Казан Кремленең тантаналар залында узган "Ак Барс" командасын олылау вакыйгасында белдерде.

Чарада РФ Дәүләт Думасы физкультура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары - Россия хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк, КХЛ Директорлар Советы рәисе Вячеслав Фетисов, КХЛ президенты Александр Медведев катнашты.

Чарада шулай ук "Ак Барс" клубы президенты - ТР хоккей Федерациясе президенты, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, команданың баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов, хоккей командасы әгъзалары да катнашты.

ТР Президенты хоккейчыларны чын күңеленнән тәбрикләде. Мондый уңыш бөтен командадан тора, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан башлыгы Казанның илнең спорт башкаласы булганын ассызыклады. 2013 елда биредә бөтен дөнья Универсиадасы узачак, ә узган елның көзендә Казан "Россия - спорт державасы" спорт форумын кабул иткән иде.

Узган 10 елда Татарстанда спорт белән шөгыльләнүче халыкның саны 1,5 тапкырга арткан. Шуларның 160 меңе - мәктәп яшендәге балалар. ТР Президенты фикеренчә, бу күренештә "Ак Барс" командасының казанышы да бар, чөнки хоккейчылар уңышы калганнарга үрнәк булып тора.

Рөстәм Миңнеханов аеруча зур рәхмәтен сәләтле менеджер һәм "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдиновка һәм "Ак Барс" клубы президенты Шәфәгать Тәхаветдиновка җиткерде.

Хоккейчыларны шулай ук Вячеслав Фетисов һәм Александр Медведев та котлады.

ТР Президенты тренерлар һәм хоккейчыларга "Эчкерсез хезмәт өчен", "Казанның 1000-еллыгы истәлегенә", "Татарстан нефтенең 3нче миллиард тоннасын табуга" медальләрен тапшырды, "ТР атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре" исемнәрен бирелүен игълан итте.

ТР Президенты рәхмәт хатлары Шәфәгать Тәхаветдинов, Зиннәтулла Биләлетдинов, команда капитаны Алексей Морозов, уенчылар Данис Зарипов, Петри Веханен, өлкән администратор Рөстәм Кәшәфов, табиблар Илмир Хәбибрахманов һәм Николай Ерофеев, "Татнефть-Арена" боз сарае генераль директоры Андрей Святовка тапшырылды.

Үз чиратында, Зиннәтулла Биләлетдинов һәм Алексей Морозов Рөстәм Миңнехановка хоккей свитерын бүләк иттеләр.

"Ак Барс" хоккей клубы - КХЛ Чемпионы, Россия чемпионы, 2009-2010 еллар сезоны Гагарин Кубогы иясен олылау вакыйгасы "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International