ТАССРның 90 еллыгы көнендә 2013 елгы Универсиаданың 18нче объекты ачылды
2010 елның 27 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда ТАССРның 90 еллыгы көнендә 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасының 18 нче объекты - «КАИ-Олимп» спорт комплексының бассейны ачылды.
Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Александр Торшин, Россия Дәүләт Думасы Рәисе беренче урынбасары Олег Морозов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Россия студентлар спорт берлеге Олег Матыцин, 2013 елгы Универсиада дирекциясе башлыгы Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Владимир Леонов сүзләренчә, бу объектның төзелешенә федераль бюджеттан 2013 елгы Уеннарга әзерлек программасы буенча юнәлдерелгән 500 млн.сум тирәсе акча сарыф ителгән. Универсиада көннәрендә бассейнда су полосы һәм йөзү буенча башлангыч турнир ярышлары үткәреләчәк. Июль аенда биредә халыкара старт – су астыннан йөзү буенча Ауропа чемпионаты узачак.
«КАИ-Олимп» мәдәни-спорт комплексы директоры Ринат Йосыпов сүзләренчә, мондый бассейн Ауропадада бик аз. Бассейнның озынлыгы 50 м, тирәнлеге – 2,3-2,6 м, бу үлчәмнәр югары дәрәҗәле ярышлар үткәрү таләпләренә туры килә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.