ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар һәм шәһәр округлары Советы утырышын үткәрде

2010 елның 28 мае, җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар һәм шәһәр округлары Советы утырышын үткәрде.

Чара Казан Кремлендә узды. Чарада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Утырышта бюджет учреждениеләрен реформалаштыру, тарифларны җайлау мәсьәләләре, эшсезләр санын киметү, республика икътисадына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

ТР Президенты бюджет чараларын бигрәк тә муниципаль дәрәҗәдә үтемлерәк итеп кулланырга кирәклеген билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов тарифларны җайлау мәсьәләсенә дә кагылып китте. Аның сүзләренчә, әлеге юнәлеш буенча ТР тарифлар буенча Комитеты һәм ТР энергетика министрлыгына эшне бергәләп алып барырга кирәк.

Хезмәт базарындагы вәзгыятьне тотрыкландыру буенча программа кысаларында бүленеп бирелгән федераль акчаларны һәрбер очракта аерым якын килеп кулланырга кирәк, дип уйлый ТР Президенты. Эшсез калган гражданнарны яңадан укыту, яңа җитештерүләр һәм яңа эш урыннарын оештыру эшләрен җайга салырга кирәк.

Җәмәгать эшләре - эшне югалткан гражданнарга ярдәм итүнең бер генә ысулы, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аларны алга таба ничек ничек эш белән тәэмин итү өстендә уйларга кирәк.

Моношәһәрләрдәге вәзгыятькә аеруча зур игътибар итәргә кирәк. Биредә мониторинг һәрдаим башкарылырга тиеш.

Бүген муниципаль берәмлекләр, эре торак пунктларына инвесторлар игътибарын җәлеп итү мәслихәт, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, чит ил инвесторлары эре шәһәрләргә генә инвестицияләр кертә, ә бит аларны муниципаль районнарга да җәлеп итәргә мөмкин. Ул хакта ТР кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү Комитеты һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына уйларга кирәк.

Республикага агросәнәгать комплексы өлкәсендә кризиска каршы төзелгән махсус программа кирәк, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Чарада шулай ук ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International