Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: өченче ел рәттән республика гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакырылышны оештыру буенча беренче урын яулый

2010 елның 28 мае, җомга
РФ Хәрби Көчләр Генераль штабы башлыгы урынбасары, генерал-полковник Василий Смирнов белән бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүгенге визитның сәбәбе шактый куанычлы: Татарстан өченче ел рәттән гражданнары хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакырылышны оештыру буенча беренче урын яулый.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәрби хезмәткә әзерләнүгә республикада зур игътибар бирелә. Татарстан алга таба да әлеге юнәлешне камилләштерәчәк, моның өчен башкарма хакимият, җирле үзидарә һәм хәрби комиссариатларның үзара эшчәнлеген җайга салу эшләре башкарылачак.

Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте рәисе һәм РФ оборона министрлыгының мактаулы грамотлары белән бүләкләнле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International