“Казанны хаклы рәвештә Россия спорт башкалаларының берсе дип атыйлар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без массакүләм спортны һәм югары казанышлар спортын үстерүгә зур игътибар бирәбез”.
Ул Чаллыдан Кама физкультура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясен республика башкаласына күчергәннән соң, Казанда Татар дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясе ачылачагын искәртте.
“Бүген безгә сезнең визиттан файдалану һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итү мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Киләчәктә без Пекин спорт университеты һәм безнең Физкультура, спорт һәм туристлык академиясе белән килешү төзергә телибез. Бу яңа вузга бик зур ярдәм булыр иде. Моннан тыш, без сезне, Ян әфәнде, Физкультура, спорт һәм туристлык академиясенең Попечительләр советы составында күрергә телибез”.
Татарстан Президенты Пекин спорт университетының киләчәктә үсешен дәвам итәчәгенә һәм алга таба Физкультура, спорт һәм туристлык академиясенең Кытай вузының партнерларыннан берсе булачагына ышаныч белдерде.
Пекин спорт университеты президенты Ху Ян ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Универсиада-2013 башкарма дирекциясе вәкилләренә һәм шәхсән Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцинга Татарстан башкаласына визитны оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.