ТР Президенты агросәнәгать комплексы буенча күчмә киңәшмә үткәрде

2010 елның 30 мае, якшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов көзге культураларның торышы һәм киләчәк уңышка бәйле мәсьәләләр буенча Чаллы зонасына керүче муниципаль район башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Актаныш, Минзәлә, Зәй, Тукай, Мөслим, Түбән Кама һәм башка муниципаль район хакимиятләре вәкилләре, шулай ук агрофирма, предприятие, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә Түбән Кама районы кырларында (Каенлы авылы) узды.

Агрофирма җитәкчеләре алдында агрономнар, галимнәр, авыл хуҗалыгы техникасы белән сату итүче компания вәкилләре чыгыш ясады.

Киңәшмәне ачып, ТР Президенты республикада көзге культураларның торышына, алдагы сезон өчен терлек азыгы белән тәэмин итүгә карата борчылуын белдерде.

Барлык ресурсларны бергә тупларга кирәк, вәзгыять катлаулы, аеруча 2009 елның җәйнең коры килүе аркасында республиканың көньяк-көнчыгыш районнары өчен шулай ук гадиләрдән булмавын исәпкә алган хәлдә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты искәртеп узганча, соңгы мәгълүматларга караганда, республикада 460 мең гектар мәйданда көзге культуралар юкка чыккан.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре ягулык һәм ашламалар белән тәэмин ителде, ТР Хөкүмәте авыл хуҗалыгына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтте, диде Рөстәм Миңнеханов. Авыл хуҗалыгына финанс һәм ресурслар ягыннан ярдәм күрсәтү буенча йөкләмәләр тулысынча үтәлде, катлаулы шартларны исәпкә алып, резерв фонды хисабына өстәмә рәвеәштә 1 миллиард сум акча бүленде.

Хәзерге вакытта төп бурычларның берсе – терлекчелекне тулы күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итү. Шул ук вакытта шәхси хуҗалыклар хакында да онытып җибәрергә ярамый – аларга да терлек азыгы кирәк. Киңәшмә барышында чыгыш ясаучылар мондый саннар китерде. Зәй районында 22 мең гектар мәйданны биләгән көзге культураларның 12 мең гектары (54 процент), Тукай районында 17 мең гектарда чәчелгән көзге игеннәрнең 10 мең гектары юкка чыккан, Түбән Кама районында 10,5 мең гектарны биләгән көзге культураларның 40 проценты яңадан чәчелгән.

Тулаем алганда, республикада 800 мең гектар мәйданны биләгән көзге культураларның 460 мең гектары юкка чыккан, зыянның күләме 2 миллиард сумга якын тәшкил итә, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов муниципаль район җитәкчеләрен үз территорияләрен йөреп чыгарга, чәчелгән игеннәргә анализ ясарга чакырды. Илдә ашлыкка бәя түбән булуын исәпкә алып, авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагын үстерергә кирәк, дип саный министр.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгын үстерү күрсәткечләренең үтәлешен исәпкә алып финанс ярдәме күрсәтү күләменә төзәтмәләр кертә, шунлыктан төп күрсәткечләрнең үтәлешен контрольдә тотарга кирәк.

Киңәшмә барышында “Татплодоовощпром” генераль директоры Раил Зыятдинов чыгыш ясады. Ул 2010 елда предприятиенең халыкны яшелчәләр белән тәэмин итәчәгенә ышандырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International