Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов "ДеЛаваль" компаниясе (Швеция) президенты Йоаким Розенгрен белән очрашты

2010 елның 31 мае, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "ДеЛаваль" компаниясе (Швеция) президенты Йоаким Розенгрен белән очрашты.

Очрашуда сөт терлекчелеге өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү турында сүз барды. Шулай ук, республикада "ДеЛаваль" компаниясенең яңа җитештерүен ачу мөмкинлеге турында да сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез: "ДеЛаваль" компаниясе - сөт терлекчелеге өчен җиһазларны эшләү, җитештерү һәм урнаштыру буенча дөнья лидеры. Компания дөньяның 100 илендә эшләп килүче сөт җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Россиядә компания 1993 елдан бирле эшли.

ТР Президенты "ДеЛаваль" компаниясенә Татарстанга килүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Ул компания белән республика арасындагы хезмәттәшлекнең инде 10 елдан артык дәвам иткәнен билгеләп үтте.

"ДеЛаваль" компаниясе Татарстанның сөт терлекчелеге базарында 2000 елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә күп кенә фермаларда җиһазлар яңартылды. ТР Президенты сүзләренчә, "ДеЛаваль" компаниясе җиһазлары һәм технологияләре республикадагы терлекчелек эшен яңа дәрәҗәгә күтәрде.

"Без алга таба да республикадагы сөт терлекчелеге эшенә ярдәм күрсәтәчәкбез", дип белдерде ТР Президенты. Ул "ДеЛаваль" компаниясе президенты Йоаким Розенгренга Татарстан белән тагы да тыгыз хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында уйларга тәкъдим итте. Сүз юу чараларын җитештерү турында бара.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть химиясе өлкәсенең үсеш алганын искә төшерде: республикада юу чараларын җитештерү өчен бөтен потенциал да бар.

Йоаким Розенгрен сүзләренчә, компания Татарстанны Россиянең иң алга киткән базарларның берсе буларак саный: алар Татарстанда юу чараларын җитештерү турында ныклап уйланачак.

"ДеЛаваль" компаниясе турында тәфсилләбрәк - http://www.delaval.ru/default.htm
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International