Казанда 25-26 февральдә “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системасы”темасы буенча IV конференция узачак

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанда 25-26 февральдә “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системасы”темасына IV конференцияне уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Утырышны ачып, Илдар Халиков, мондый конференцияләрнең Казанда 2010 һәм 2012 елларда узуын искә төшерде. Аның сүзләренчә, бу тематик форумнар үзләренең файдалы һәм нәтиҗәле булуларын исбатладылар.

Төп докладны утырышта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы – ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системасы”темасы буенча халыкара фәнни-гамәли конференция Казанда 25-26 феввральдә узачак, форумның төп мәйданчыгы итеп “Корстон” комплексы сайланган. Катнашучылар 24 февралдә килә башлаячак.

Конференциянең программасы белән www.mnpk-kazan.ru    сайтында танышырга мөмкин.

Форумның ачылышы һәм пленар утырыш 25 февральдә узачак, икенче көнне эш “түгәрәк өстәлләр” кысаларында дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International